Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Зәйнәб Фәрхетдинова: Илһам Шакиров татар җырын югары дәрәҗәгә күтәрде

Халык андый шәхесләрне онытмаска тиеш, диде мәшһүр җырчы.

ТР халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Илһам Шакировның вафатына бәйле, легендар сәнгать эшлеклесенең татар җырын югары дәрәҗәгә күтәрүен әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Илһам абый Шакиров - җыр дөньясында иң олы кеше. Ул татар җырын югары дәрәҗәгә күтәрде. Мин аның җырларында тәрбияләнеп үстем. Илһам абыйны бәяләргә минем хакым юк, чөнки аны халык күптән инде бәяләгән,” – диде Зәйнәб Фәрхетдинова.

“Ул җор күңелле иде, һәр кешедән аерылып торды. Ул мине бик тә якын күрде, мин дә аны туганым кебек кабул иттем. Аның белән сөйләшү үзе бер рәхәт иде. Мин Илһам абый кебек шәхесләр белән эшләгәнемә бик тә бәхетлемен. Ул җырлаган җырларны репертуарыма керттем. Халык андый шәхесләрне онытмаска тиеш,” – дигән фикерне җиткерде Зәйнәб Фәрхетдинова.

• Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров кичә озакка сузылган авырудан соң вафат булды. Аның белән хушлашу 18 гыйнварда, опера һәм балет театры бинасында булачак.

Фото: архив/Расих Фасхутдинов

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/17/178986/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илһам шакиров

2
X