Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Юстиция министрлыгы базасында бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәге төзеләчәк

"2019 елда бушлай юридик ярдәм күрсәтү эшен көчәйтү бурычын куябыз", - диде Татарстанның юстиция министры.

Быел Татарстанның Юстиция министрлыгы базасында бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәге булдырылачак. Бу хакта йомгаклау коллегиясе утырышында Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин әйтте.

"2019 елда дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган системаларда катнашучылар тарафыннан бушлай юридик ярдәм күрсәтү эшен көчәйтү бурычын куябыз. Моның өчен II кварталда министрлык мәйданында бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәген оештыру планлаштырыла. Дәүләт системасы вәкилләре белән беррәттән, юридик клиникалар һәм дәүләтнеке булмаган үзәк тә эшләячәк”, - диде министр.

Аның әйтүенчә, быел түләүсез дәүләт юридик ярдәм системасында катнашучылар Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә эшләнгән “Бушлай юридик ярдәм” мәгълүмати системасында эш башлаячак. “Система электрон формада бушлай юридик ярдәмгә хокукы булган гражданнар реестрын алып бару, аннан кирәкле документлар алу, аларга оператив анализ ясау мөмкинлеге бирәчәк”, - диде.

“Беренче кварталда министрлыкка, системада катнашучылар өчен укулар оештырып, аны кулланганда методик ярдәм күрсәтү кирәк. Адвокатларга бушлай юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр 100 процент дәрәҗәдә системада күренергә тиеш”, - дип белдерде Рөстәм Заһидуллин.

2018 елда 146 адвокат (2017 елда - 139) дәүләт түләүсез юридик ярдәм күрсәтү системасында катнашкан. 2816 тапкыр бушлай юридик ярдәм күрсәтелгән. Түләүсез ярдәм телдән һәм язмача консультацияләр, гаризалар, мөрәҗәгатьләр әзерләү, судларда, дәүләт органнарында һәм оешмаларда гражданнарның мәнфәгатьләрен яклау рәвешендә күрсәтелә.

Адвокатлар быел 1751 консультация уздырылган, 936 документ әзерләнгән, 129 кешенең мәнфәгатьләре якланган. Бәйрәм көннәре һәм истәлекле көннәр алдыннан 1701 гражданинга хоокукый ярдәм күрсәтелгән. 2018 елда яңа мәйданнар - Роналд Макдоналд йортында,"Мега" сәүдә үзәгендә бушлай юридик ярдәм күрсәтелгән.

 Фото: архив/Салават Камалетдинов

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/16/178914/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X