Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Террорчылар халыкны иганә ясарга чакырып, социаль челтәрләрдә акча җыя

2014 елдан башлап Татарстанда террорчылык структураларын финанслаган өчен 20 кеше хөкем ителгән.

Россиядә тыелган террорчылык оешмалары вәкилләре социаль челтәрләрдә акча җыя, Татарстан халкын мөселманнарга ярдәм итәргә кирәк, дип өнди. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Куркынычсызлык Советы секретаре Рафаил Гыйльманов хәбәр итте.

“2014 елдан Татарстан хокук саклау органнары тарафыннан 49 җинаять ачыкланды, аларның 17се быел билгеле булды. Тикшерү күрсәткәнчә, җинаятьчеләр Россиядә тыелган террорчылык оешмаларына ("Чистай җәмәгате", "Ислам дәүләте", "Әл-Каида" һәм аларның "Дебхат ән-Нусра" бүлекчәсе, шулай ук "Хизб ут-Тахрир әл-Ислами") финанс ярдәме күрсәткән. 2014 елдан алып хәзерге вакытка кадәр терроризмны финанслаган өчен судлар тарафыннан республиканың 20 кешесе хөкем ителгән”, – диде Гыйльманов.

Аның сүзләренчә, террорчыларга акча җыючыларның күбесе җинаятьчел эшчәнлекне финанслауларын яхшы аңлый. Әйтик,Татарстаннан Ленар Низаметдинов 2015 елда Сириягә Россия Федерациясендә тыелган «Дебхат ән-Нусра» оешмасы әгъзаларына Базарлы Матак бистәсендәге банкомат аша акча җибәргән. 2017 елда Самара хәрби округы суды аны 5 елга гомуми режимлы колониягә хөкем иткән.

Рафаил Гыйльманов террорчылар социаль челтәрләр һәм террорчылык структуралары сайтлары аша акча җыю белән шөгыльләнә, диде. «Бу турыдан-туры финанс ярдәме сорау да һәм электрон коммерция чараларын кулланып караклык булырга да мөмкин. Тик кайчагында террорчылар акча җыю өчен хәйрия взнослары җыю хезмәткәрләре исеменә яшеренә. Шуңа күрә мохтаҗларга ярдәм күрсәтү рәвешендә террорчыларга ярдәм итү буенча яшерен миссиягә ия булган хәйрия оешмаларыннан куркырга кирәк.

Бу бигрәк тә мөселманнарны даими рәвештә иганә ясарга өндәүче ислам төркемнәрендә үсеш алган», – диде Татарстан Куркынычсызлык Советы секретаре.

 Фото: архив

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/23/195784/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев