Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан атакай: Дөнья чемпионатының Россиядә, Казанда узуы бик яхшы

Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан атакай футболга мөнәсәбәтен әйтте.

Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан атакай футболга мөнәсәбәтен әйтте. «Футболга нинди мөнәсәбәттә булыргамы? Барысы да гап-гади. Футболчылар, җанатарлар кемнәр алар? Алар, беренче чиратта, гражданнар, кешеләр, ә бу иң мөһиме. Футбол төрле ил кешеләренә бергә җыелу, аралашу мөмкинлеге бирә. Дөнья чемпионаты кебек сәбәп булганда бигрәк тә», – диде Феофан атакай.

Митрополит Дөнья чемпионатының Россиядә, Казанда узуы бик яхшы булуын билгеләп үтте. Казанның Мәскәү, Санкт-Петербургтан калышмавын әйтте. «Еш кына күп нәрсә сәясәтләштерелә. Ә чемпионат ул кешеләр аралашуына корылган чара булырга тиеш. Мин берничә көн элек теге ярдан кайттым – анда да зур демонстрация, җан аталар, транспарантлар белән Овечкинны сәламлиләр. Бүген Россия турында саран гына сөйләгән җирдә моны күрү гаҗәпләндерде», – диде ул.

Феофан атакай футбол уйнарга яратуын әйтте. Семинариядә Митрополит Кубогы уздырулары турында сөйләде. «Мин гол кертә торган позцияләрдә торырга яратам. Дөрес, туп капкага һәрвакыт эләкми. Без үзара семинариядә дә, вузлар белән дә уйныйбыз», – дип әйтте ул.

Митрополит әйтүенчә, Чемпионат барышында ул матчларны күзәтеп бара. «Карап барам, бүген йоклап кала да язганмын әле», – ди ул кичәге матч турында. Феофан атакай кичә үзенең күңел халәте икегә аерылганын әйтте. «Кем өчен җан атачаксыз дип сораганда, бер яктан, мин Мисырны да бик яратам, шулай да, безнекеләр җиңүен теләдем инде анысы», – диде ул.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды, авторы Гөлнар Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X