«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә
Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.
Җыр сүзләренең авторы – балалар язучысы Әминә Бикчәнтәева, көен композитор Әнвәр Бакиров иҗат иткән. Әминә Бикчәнтәева – татар балалар әдәбиятына бик күп әсәрләр бүләк иткән язучы. Аның шигырьләре җиңел укыла, бер укый башлагач, аерылып та булмый. Әлеге шигырьләрендә шагыйрә табигатьне җанлы итеп сурәтли. Геройлар җанланып сөйләшәләр, һәр хайван, кош-корт телгә килеп, бала белән аралаша, аны матурлыкны күрергә, сакларга өйрәтә.
«Бүген безнең өчен икеләтә бәйрәм. «СалаваTik»лар башкаруындагы «Әпипә» җыры интернетта 100 000 карау җыйды. Икенчедән, бүген «Бәтиләр» җыры чыкты. Һәр җырны балаларга тәкъдим итү ул бер бәйрәм кебек. Сабыйлар яңа җырларны шулкадәр зарыгып көтеп ала. Мин һәрвакыт, яңа җырны тәкъдим иткәндә, бераз гына борчылам. Тамашачылар аны ничек кабул итәр? Бу видеоны ошатырлармы? Җырның сүзләрен истә калдыра алырлармы? Менә шундый сораулар килеп баса. Ә «Бәтиләр» җыры өчен борчылырга урын юк. Сүзләре дә җайлы, бик җиңел. Әминә Бикчәнтәеваның теле йомшак. Көен әйтәсе дә юк. Аны мин дә балачактан җырлап үстем. Бүгенге һәр татар баласы бу җырны белеп үсәргә тиеш», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.
«СалаваTik»лар үзләре дә җәнлекләр, хайваннар турында язылган җырларны җырлавы бермә-бер күңелле диләр. «Мин каникулларны түземсезлек белән көтеп алам. Авылга әбием янына кунакка кайткач, көтүдән сыерларны, сарыкларны каршы алырга яратам. Быел бәтиләрне көтүдән «җырлап» кына каршы алырбыз инде!» – ди, шаяртып, җырчы кызыбыз Эмилия Гарифҗанова.
1 июнь Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында узачак концерт программасында да «СалаваTik»лар нәни дусларына «Бәтиләр» җырын башкарачак. Ә тамашага килгән укучылар аларга кушылып рәхәтләнеп җырлый һәм бии алачак.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 июль 2022 - 09:00«Башка милләтләрне хөрмәт итеп, килешеп яшибез» Чистайлылар районда милләтара һәм динара килешүчәнлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.900
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.1300
-
1 июль 2022 - 09:00Үзгә балалар проблемалары турында фикер алыштылар Педагог-психологлар өчен сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү буенча семинар узды.2500
-
30 июнь 2022 - 09:00Чистайда Президент программасы буенча 64 ишегалды яңартылачак Шәһәрдә һәм районда «Безнең ишегалды» республика Президент программасын тормышка ашыру дәвам итә.4300
-
29 июнь 2022 - 10:00Дмитрий Иванов: «Казан һәм Пермьдә узган күчмә Сабантуйларда чистайлылар лаеклы чыгыш ясадылар» Муниципалитетта узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – узган атнага йомгак, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды. Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.5601
-
29 июнь 2022 - 09:00Кантемиров дивизиясендә очрашу Гадәткә кергәнчә, Чистай районы делегациясе ел саен Кантемиров дивизиясендә хезмәт итүче якташ солдатларыбыз янына барып, хәлләрен белә.3701
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.5300
-
28 июнь 2022 - 14:23Безнең яңа катнашучыларыбыз белән таныш булыгыз Гаилә көненә багышланган рәсемнәр һәм видеороликлар конкурсы дәвам итә.3501
-
28 июнь 2022 - 10:15Үзәк мәйдан: үзгәртеп төзекләндерү дәвам итә Күп кенә шәһәрлеләр яңартылган үзәк мәйданны бәяләп өлгерделәр инде: көн дәвамында биредә эскәмиягә утырып ял итүче кешеләрне, бала арбасы этеп йөрүче яшь әниләрне күрергә мөмкин... Тиздән юл аша урнашкан җәмәгать киңлеге дә үзгәрәчәк.4401
-
27 июнь 2022 - 16:00Ялган диплом белән хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләккән Без ялган дипломны җир асты кичүендә сатып була дип ишетергә күнеккән, әмма мәкалә героебыз аны Интернетта заказ биреп алган.3900
-
27 июнь 2022 - 15:00Чистайның чыгарылыш укучылары мәктәпләре белән хушлаштылар (фоторепортаж) Скарятин бакчасында чыгарылыш кичәсе узды.4200
-
27 июнь 2022 - 09:00Терлек азыгы әзерләргә вакыт! Район хуҗалыкларына ел ярымлык азык запасы әзерләргә кирәк булачак.3500
-
26 июнь 2022 - 16:00Үлем белән тәмамланган юл-транспорт вакыйгасы турындагы эш буенча суд башланды Фаҗига узган елның 18 октябрендә килеп чыккан иде.4500
-
26 февраль 2021 - 15:46«Союз отцов» - о безопасности детей
-
11 декабрь 2020 - 22:36На основном канале вышли - Наши новости 11.12.20
-
Голосуйте за участников конкурса "Мое хобби"" Голосование
-
29 июнь 2022 - 15:00Өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдергәннәрҖәяүленең гомерен өзгән авария 27 июньдә, иртәнге сәгать уннар тирәсендә килеп чыккан.3200
-
29 июнь 2022 - 10:00Дмитрий Иванов: «Казан һәм Пермьдә узган күчмә Сабантуйларда чистайлылар лаеклы чыгыш ясадылар» Муниципалитетта узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – узган атнага йомгак, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды. Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.5601
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.5300
-
28 июнь 2022 - 10:15Үзәк мәйдан: үзгәртеп төзекләндерү дәвам итә Күп кенә шәһәрлеләр яңартылган үзәк мәйданны бәяләп өлгерделәр инде: көн дәвамында биредә эскәмиягә утырып ял итүче кешеләрне, бала арбасы этеп йөрүче яшь әниләрне күрергә мөмкин... Тиздән юл аша урнашкан җәмәгать киңлеге дә үзгәрәчәк.4401
-
30 июнь 2022 - 09:00Чистайда Президент программасы буенча 64 ишегалды яңартылачак Шәһәрдә һәм районда «Безнең ишегалды» республика Президент программасын тормышка ашыру дәвам итә.4300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: "Чистополь-информ"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73817 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Данилова Наталья Николаевна
Адрес редакции: 422980, РФ, РТ, г.Чистополь, ул.Ленина, 2-а.
Телефон редакции: 8-84342-5-10-60; 8-84342-5-10-57 (РЕКЛАМА).
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: chis2006@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика