Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Рөстәм Миңнеханов өлкәннәрне волонтерлар ярдәменнән файдаланырга чакырды

Республиканың барлык муниципаль районнарында да волонтер штаблары оештырылган, алар үзәк штаб белән даими элемтәдә тора.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов волонтерлар белән очрашты һәм аларга махсус санитар-эпидемиология режимы шартларында эшләргә әзер булганнары өчен рәхмәт белдерде. Бух акта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

 

 

«Битараф булмаган кешеләрнең мондый риясыз ярдәме һәрвакыт кирәк. Бүген бигрәк тә!» — диде Рөстәм Миңнеханов Гомумроссия халык фронтының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге штабында узган волонтерлар белән очрашуда.

 

ТР Президенты өлкән яшьтәге һәм коронавируска бәйле вазгыять аркасында ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне өйдә утырырга һәм волонтерлар хәрәкәте мөмкинлекләреннән файдаланырга чакырды.

 

 

Татарстан Республикасында волонтерлар эшчәнлеген Иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге координацияли. Республиканың барлык муниципаль районнарында да волонтер штаблары оештырылган, алар үзәк штаб белән даими элемтәдә тора.

 

Бөтенроссия #МыВместе үзара ярдәмләшү акциясе кысаларында республикада 3,2 мең кешедән торган волонтерлар командасы формалаштырылган.

 

 

Кайнар элемтә (8 800 200 3411) телефонына азык-төлек һәм дарулар, йорт хайваннары өчен ризык сатып алу һәм өйдә вак-төяк ярдәм турында заявкалар килә. Татарстанда кайнар элемтә телефоны буенча килгән заявкалар Гомумроссия халык фронтының яшьләр бүлеге тарафыннан «Волонтер-табиблар» хәрәкәтенең төбәк бүлеге белән берлектә тикшерелә. Шулай ук республиканың барлык муниципаль районнарында кайнар элемтә эшли.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/29-03-2020/r-st-m-mi-nehanov-lk-nn-rne-volonterlar-yard-menn-n-faydalanyrga-chakyrdy-5732417

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X