Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Казанда "Державин укулары" башланды

КФУ ректоры сүзләренчә, Гавриил Державин белән Казан университеты аерылгысыз.

Бүген, 13 сентябрьдә, Казанда “Державин укулары” XIV Халыкара фәнни-гамәли конференциянең рәсми ачылды. Тантана укуларның рәсми гимны белән башланды.

“Конференция — ул тәҗрибә уртаклашу өчен фикер алышу мәйданчыгы. Бүген без юриспруденция өлкәсендә актуаль проблемалар турында сөйләшергә җыелдык. Очрашуда катнашучылар фәндә һәм иҗатта үзара бәйләнеш чикләрен киңәйтергә бурычлы”, - диде конференция ачылышында Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова.

Ул Татарстан Хөкүмәтенә һәм шәхсән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка "Державин укулары”н оештыруда ярдәм иткән өчен рәхмәт әйтте.

Татарстан башкаласында “Державин укулары” XIV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе 12-14 сентябрьдә уза. Быел чараның төп темасы – “Хокукта мәгълүмати технологияләр һәм Россия цифрлы икътисадын үстерүнең хокукый шартлары”.

“2015 елдан башлап “Державин укулары” шагыйрьнең ватанында, Казанда үткәрелә. Элек чаралар Мәскәүдә уза иде. Быел дискуссия мәйданчыкларында 13 түгәрәк өстәл оештырылачак”, - дип сөйләде Ольга Александрова.

“Быел юбилей елы. Июльдә Гавриил Державинның тууына 275 ел тулды. Державин белән Казан университеты аерылгысыз”, - дип әйтте Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров.

2017 елда конференциягә халыкара статус бирелде. 2005 елдан алып “Державин укулары” нда 3 меңнән артык фән-педагогика хезмәткәрләре, студентлар һәм практика узучы юристлар катнашты. Очрашулар нәтиҗәләре буенча 55 том фәнни хезмәтләр җыентыгы нәшер ителде.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дежавин укулары илшат гафуров

2
X