Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Алексей Махлай: Төп закондагы төзәтмә кешеләргә яхшы тормыш тәэмин итүгә юнәлдерелгән

Конституциягә төзәтмәләрдә пенсияне мәҗбүри, даими рәвештә индексацияләү, социаль иминият, гражданнарга адреслы социаль ярдәм күрсәтү һәм социаль пособиеләрне индексацияләү кебек социаль гарантияләргә хокук билгеләнәчәк

Социаль гарантияләргә хокукны Россия Конституциясендә беркетү турындагы төзәтмә россиялеләргә бәхетле тормыш тәэмин итүгә юнәлдерелгән. «Иҗтимагый-сәяси тикшеренүләр үзәге» Коммерцияле булмаган автоном оешма президенты Алексей Махлай «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.

«Төзәтмәләрне уңай бәялим, чөнки алар илнең Төп законында билгеләнәчәк. Һәм инде хакимиятләр тиешле карарны федераль һәм төбәкләр дәрәҗәсендә кабул итмәячәк. Боларның барысы да законлаштырылачак», - дип искәртте белгеч.

Аның әйтүенчә, илнең Төп законында әлеге өлкәгә җавап бирүче дәүләт органнарының җаваплылыгын билгели торган актлар урын алачак.

«Мин Конституциягә кертелгән төзәтмәләр россиялеләргә бәхетле тормыш тәэмин итүгә юнәлдерелгән дип саныйм. Бигрәк тә лаеклы ялдагы, пенсия алды яшендәгеләргә. Һәм, әлбәттә инде, кайчан да булса пенсиягә чыгачак кешеләргә. Боларның барысы да уңай нәтиҗәләргә китерәчәк», - дип искәртте Махлай.

Ул билгеләп үткәнчә, дәүләт структураларындагы барлык эш бирүчеләр дә табыш алуга гына түгел, ә социаль гарантияләргә дә зуррак игътибар бирәчәк, шулай ук хезмәт кешесе турында уйлаячак.

Конституциягә төзәтмәләрдә пенсияне мәҗбүри, даими рәвештә индексацияләү, социаль иминият, гражданнарга адреслы социаль ярдәм күрсәтү һәм социаль пособиеләрне индексацияләү кебек социаль гарантияләргә хокук билгеләнәчәк.

 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конституция РФ

2
X