Александр Фролов җиде яшьтән футбол белән шөгыльләнә
Футбол кырында 33 ел – Александр Фролов өчен чик түгел.
Спортка мәхәббәт, максатчанлык, сабырлык һәм гаделлек аңа бары алга барырга, тренер буларак кына түгел, ә «Труд» футбол командасының гамәлдәге уенчысы буларак та үсәргә ярдәм итә.
Героебыз спорт белән балачактан ук мавыга. Күпчелек малайлар кебек үк, ул футболчы булырга, ярышларда команда белән уйнарга, көндәшләрне гадел ярышта җиңәргә хыяллана. 7 яшьтән спорт мәктәбенә йөри башлый. Шул вакыттан бирле ул футбол белән даими шөгыльләнә.
– 1997 елда «Аверс» командасы оеша. Безнең егетләр белән Татарстанның югары лигасына сайлап алу узганыбызны хәтерлим. Бу минем спорт карьерамдагы беренче һәм җаваплы вакыйгаларның берсе иде. Шул ук вакытта 90нчы елларның җиңел булмавы барысына да билгеле, республика ярышларына без бармадык, чөнки аларны уздырмадылар. Әлбәттә, уңайсыз булды. Команда шәһәр җитәкчелеге һәм иганәчеләр ярдәме белән үсте, – дип искә ала Александр Анатольевич.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Александр Фролов алган күнекмәләрне спорт институтында үстерә. Югары лиганың республика ярышларында уңышлы чыгыш ясавы күтәрелүен раслый. «Нефтехимик-2» командасы составында республика чемпионы була, «Арсенал» составында Татарстан кубогына ия була.
– Институтны тәмамлагач, мин янә Чистайга кайттым. Һөнәрем буенча эшләргә булдым. Күпмедер вакыт 5нче номерлы һөнәр училищесында физик тәрбия җитәкчесе вазифасын башкардым, аннары сәгать заводына эшкә урнаштым. Анда мин «Бетар» футбол командасы егетләре белән таныштым. Башта мин аның сос тавында булмадым, Виталий Шалавин җитәкчелегендә шәһәр җыелма командасы өчен уйнадым. Соңрак ул сәламәтлеге торышы буенча тренер постын калдырырга мәҗбүр булды. Мин «Бетар» командасына күчтем, безнең тренерыбыз Илшат Гатауллин иде. Без сезонга ныклап әзерләндек. Яз башында команда зур югалту кичерде – безнең тренерыбыз вафат булды. Без команданың таркалуына юл куярга тиеш түгел идек. Шул вакытта сәгать заводы җитәкчелеге мине тренер итеп билгеләде, – дип сөйли Александр Анатольевич. – Ул вакытта миңа 30 яшь иде. Минем өчен тренировка процессын оештыру һәм анда үземә катнашу авыр булды. Әмма мин җитәкчелекнең миңа күрсәткән ышанычын акларга тырыштым. Спортта еш кына ихтыяр көчеңне йодрыкка тупларга һәм куелган максатка тайпылышсыз барырга кирәк булган вакытлар була.
2014 елда футбол команда сы ның исеме «Труд»ка үзгәр телә. Мондый исем очраклы гына сайланмый. Ачыкланганча, 60нчы елларда сәгать заводы каршында спорт берләшмәсе һәм заводның футбол командасы оештырыла.
– Без шәһәр футболының оешу чорына мөрәҗәгать итәргә булдык. Зур эш башкарылды. Без архивларны күтәрдек, спорт ветераннары, завод хезмәткәрләре белән сөйләштек һәм команданың башта «Труд» дип аталуын ачыкладык, – дип аңлата Александр Анатольевич.
– Сез тренерлык итә башлаганнан бирле команда сос тавы еш үзгәрдеме?
– Төп кешеләре калды. Безнең составта вакыт белән сыналган кешеләр уйный. Алар – Эдуард Җаббаров, Игорь Сергеев, Ринат Ишмаков һәм башка профессиональ футболчылар. Без команда ветераннары дип саналабыз. Спорт мәктәбеннән 16 яшьлек балаларны да без тренировка процессына һәм уеннарга җәлеп итәбез. Кызганычка каршы, төп командага чыгучылар саны күп түгел, чөнки балалар башка шәһәрләргә китәләр. Әмма без өметне өзмибез, социаль эш алып барабыз.
Әңгәмәдәшемнең сүзләренә караганда, бу эштә Иван Грачев җитәкчелегендәге сәгать заводы җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтә. Алар хисабына балалар футбол формасы белән тәэмин ителгән, спорт бүлеге белән берлектә рес публика ярышларына бару оештырыла.
Шул ук вакытта Александр Фроловның төп эше бөтенләй башка, әмма шулай ук җаваплы. Күп еллар ул сәгать заводы предприятиеләренең берсендә матди-техник тәэмин итү бүлеге менеджеры булып эшли. Александр тренировкаларны һәм эшне бергә алып бару җиңел булмавын яшерми. Гаиләсе, яраткан эше, югары максатларга таба омтылу барлык авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Сүз уңаенда, Александр Анатольевичның улы да әтисенә карап футбол белән шөгыльләнә.
Хәзер футбол кырында якындагы ярышларга әзерлек тулы куәтенә бара. Алда «Труд» командасын 9 августта Түбән Камада узачак республика чемпионаты кысаларында уен көтә.
Без Александр Фроловка һәм аның командасына якындагы уенда гына түгел, ә алдагы ярышларда да уңышлар телибез!
Тренер һәм команда буенча иптәш турында хөрмәт белән
Вадим Никишин:
– Александр Анатольевичның нинди тренер булуы турында безнең команданың нәтиҗәләре сөйли. Татарстан чемпионатында без һәрвакыт призлы урыннар яулыйбыз. Безнең составта өлкәннәр дә, яшьләр дә бар. Ул һәркем белән уртак тел таба, барысын да бер командага берләштерү өчен тактик схемаларны сайлый. Моннан тыш, ул үз балаларын да лаеклы тәрбияли, улы минем күз алдымда үсте, яхшы егет, шулай ук футбол уйный. Барлык спортчыларның кебек үк безнең дә хаталарыбыз була. Александр Анатольевич алга таба аларга юл куймас өчен ничек эшләргә кирәклеген тыныч кына аңлата. Мин Казанда яшим һәм тренировкаларга кайтканда, ул һәрвакыт уңышларым, укуым һәм эшем турында сорый. Мин аның белән тренер буларак кына түгел, ә иптәшем кебек аралаша алуыма шатмын.
Артур Шилов:
– Мин «Труд» командасында озак вакытлар уйныйм. Александр Анатольевич безнең алда һәрвакыт зур бурычлар куя һәм аларны үтәвебезне таләп итә. Тренировка ике сәгатьтән артык дәвам итә ала һәм, арыганлыкка карамастан, без шул көнгә куелган максатларны «бишле»гә үтәгәнче дәвам итә. Тренировкада аңа киңәш сорап мөрәҗәгать итәсе юк, Александр Анатольевич кайчан кирәк булуын үзе күрә: нинди хаталарны төзәтергә кирәклеген аңлата. Уен вакытында ул көндәшне ничек дөрес итеп узарга кирәклеген безгә әйтеп тора. Шундый остазыбыз булганда уен кырында үзебезне ышанычлы хис итәбез.
Сергей Мамзин:
Александр Анатольевич белән 6 елга якын танышбыз. Шушы вакыт эчендә ул үзендә шөгыльләнүчеләргә карата җаваплы мөнәсәбәттә булуын күрсәтте. Ул үзендә шөгыльләнгән һәр кешенең тормышына зур өлеш кертә. Мин аңа спортка мәхәббәт тәрбияләгәне өчен чын күңелдән рәхмәтлемен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев