Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Торак төзү өчен җир участоклары табарга кирәк

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шимбә көнне уза торган видеоконференция барышында муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре алдына шундый бурыч куйды.

Хәзер Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында торакны кайда төзиячәкләре төгәл билгеле булырга тиеш, сүз уңаенда киләсе елга гына түгел (быелга барысы да билгеләнгән), ә 2015 елга да. Кайбер муниципаль берәмлекләр шундый җирләрне тапканнар инде, Чистай муниципаль районында моны якын арада эшләргә планлаштыралар. Киләсе елга торак төзүне тормышка ашыру планы югары, шуңа да торак өчен участоклар әзерләүне беренче планга куярга кирәк.
Республика җитәкчесе җирләрне табарга мөмкин, шуның өстенә гражданнарны тузган торактан күчерү программасы актив эшли башлавына игътибарын юнәлтте, ә бу әһәмиятле фактор булып тора, чөнки акча Федераль бюджеттан бүлеп бирелә, әмма Татарстан да читтә калмый - биредә гражданнарны тузган торактан күчерүнең адреслы республика программасы формалаштырылачак. "Тузган торак мәйданы" 400 мең квадрат метрдан артыграк тәшкил итә. Быел гына да респуб­лика власте Мәскүдән әлеге программаны тормышка ашыру өчен 2 миллиард сумнан артыграк акча көтә, Чистай да читтә калмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: участоклары өчен кирәк табарга җир төзү Торак

2
X