Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Сайлауларны законны үтәп уздырыйк

4 декабрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак. Полиция хезмәткәрләре сайлауларны үткәргәндә җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итәргә тиешләр, без Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең административ законлылыкны үтәү буенча үзәк начальнигы, полиция капитаны Алексей Камашев белән шул турыда сөйләшәбез.

- Алексей Юрьевич, булачак сайлауларда хокук саклау органнарының роле нинди?
- Безнең төп бурычыбыз - РФ Конституциясен, Сайлаулар турындагы Законны, РФ Җинаятьләр кодексын һәм административ законлылыкны бозуга юл куймаска тиешләр. Моннан тыш, эчке органнар тарафыннан оператив хезмәт эшчәнлеген тормышка ашырганда гамәлдәге законнар белән полиция хезмәткәрләренә сайлау комиссияләренә ярдәм күрсәтү, дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнарына сайлаулар үткәргәндә һәм аларга әзерләнгәндә вәкаләтләрен тормышка ашыру өчен референдум комиссияләренә ярдәм итү вазифасы йөкләнгән.
Без ел саен диярлек шундый чаралар үткәрүгә әзерләнәбез һәм аны үткәрүдә катнашабыз, сайлау алды агитациясе барышында һәм сайлаулар үткәрүдә җәмәгать тәртибен тәэмин итү буенча җитәрлек дәрәҗәдә тәҗрибәбез бар, шулай да шәхси составны әзерләүгә зур җаваплылык сизеп нигезле якын киләбез. Атна саен әзерлекнең хезмәт системасында занятиеләр, күнегүләр оештырыла, без кризислы хәлләр килеп туганда, шикле әйбер тапканда, сайлау участогыннан документлар урлаганда, шартлату куркынычы, кешеләр исерек хәлдә күренгәндә, вак хулиганлык кылыну турында хәбәр алганда да, полицейскийларның гамәлләрен хәл итәбез.
Әмма сайлау комиссияләренә ярдәм күрсәткәндә эчке эшләр бүлеге хезмәткәренең сайлау процедураларына катнашырга, читтә теге яки бу кандидат яисә сәяси партия өчен сайлау алды бригадасы үткәрергә, дәүләт власте органы статусына туры килми торган гамәлләр кылырга хакы юк. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, сайлаулар башланганчы сайлау комиссиясе әгъзалары белән берлектә безнең хезмәткәрләр шартлату җайланмаларын, чит сумкаларны, пакетларны һәм башка әйберләрне ачыклау өчен бинаны һәм аның янындагы территорияне карап чыгарга тиешләр.
- Сайлау алды агитациясе һәм сайлаулар барышында нинди хокук бозулар булырга тиеш, алар өчен нинди җәза каралган?
- Узган еллар тәҗрибәсе буенча шуны әйтә алам, нигездә, административ характердагы хокук бозулар теркәлә. Болар-агитация чорыннан һәм урыныннан тыш закон тарафыннан аны үткәрү тыелган урыннарда сайлау алды агитациясе үткәрү, сайлаулар һәм референдумнар тарафыннан закон таләпләрен бозып агитация материалларын тарату һәм урнаштыру, аноним агитация материаллары әзерләү яки тарату, белә торып сайлауларга референдумга кагылышы булган басма материалларны юк итү яки аларга зарар ясау... Әлеге хокук бозулар өчен гражданнарга, вазифаи һәм юридик затларга административ штраф салына. Моннан тыш, РФ Җинаятьләр кодексы тарафыннан сайлау хокукын яки сайлау комиссияләре эшен тормышка ашыруда каршылык тудырган өчен дә җинаять җаваплылыгы каралган.
Соңгы елларда сайлау технологияләре төрлелеге һәм күләмлелеге белән характерлана, бу эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләреннән сайлау комиссияләре белән үзара элемтәдә гражданнарның сайлау хокукын яклауны тәэмин итү максатында сайлау законын бозуны кисәтү, ачыклау буенча тагын да эшлеклерәк гамәлләр таләп итә. Нәкъ менә шуңа күрә полиция хезмәткәрләре бу көнне хезмәтне аеруча ныгытылган тәртиптә уздыралар һәм сайлаулар башланып ахырына кадәр тәртип тәэмин итәчәкләр. Әгәр сезгә сайлауларга әзерләнү чорында һәм сайлаулар вакытында нинди дә булса хокукка каршы гамәлләр турында билгеле икән, сезнең 02 телефоны буенча кизү частена шалтыратуыгызны сорыйбыз, кәрәзле телефон буенча теләсә кайсы оператор өчен 020.
Гражданнарның исләренә төшерәбез, 4 декабрь көнне сайлау участокларына Россия Федерациясе гражданинының шәхесен раслаучы документ белән килергә кирәк. Сайлаулар оешкан төстә узар дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев