Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Потенциалдан тулысынча файдаланырга

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җирле оешмасы башлангыч партия бүлегенең гомуми җыелышы Икътисад, идарә һәм хокук институты филиалының актлар залында булды. Анда муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге сәяси советы сәркатибе Илдус Әхмәтҗанов катнашты.

Шулай ук җыелыш эшендә "Бердәм Россия" партиясе үзәк башкарма комитеты департаментының Идел буе федераль округында эшләр буенча консультант-кураторы Анастасия Супрунова, "Бердәм Россия" партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гомәр Гарифов, ТР Президенты аппаратының территорияләр белән эшләү буенча идарәсенең баш киңәшчесе Аркадий Семенычев, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге сәяси советы сәркатибе урынбасары, муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов, шәһәр Советы депутаты, "Бердәм Россия" партиясе фракциясе әгъзасы Ольга Добронравова катнаштылар.
Ольга Владимировна билгеләп үткәнчә, башлангыч оешма тулы куәтенә үз потенциалыннан файдаланып эшләргә тиеш. Партияне нигездән яңарту алып барыла, ул барлык дәрәҗәләрдә дә, шул исәптән башлангыч оешмаларда эшне җайга салырга тиеш. Нәкъ менә башлангыч оешмалар төп терәк булып торалар.
"Бердәм Россия" партиясенең Тегермән мәйданы микро­районының башлангыч бүлеге советы сәркатибе Роза Харитонова доклад белән чыкты.
Без - партиянең бер кисәге, ул турыдан-туры урыннарда кешеләрнең тормышын яхшыртуга үз өлешен кертә. Төрле мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә: балаларны балалар бакчасына урнаштырудан алып җәяүлеләр өчен урамны аркылы чыга торган юллар төзүгә кадәр һәм башкалар, - дип билгеләп үтте ул. Партиянең башлангыч бүлеге ревизоры Эльмира Биктимерованың отчеты тыңланды.
Докладларны тикшерүдә Ольга Добронравова, "Бердәм Россиянең яшь гвардиясе" Бөтенроссия җәмәгать оешмасы штабы начальнигы Вадим Мясников катнаштылар, тикшерелгән сораулар буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Рөстәм Хамматов ХIII съездда партия уставына кертелгән үзгәрешләр турында һәм башлангыч партия оешмасы советы сәркатибен сайлаулар буенча бюллетеньга кертү өчен кандидатураларны хәбәр итте.
Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кабат Роза Харитонова сайланды.
"Бердәм Россия" партия­сенең җирле бүлеге конференциясенә делегатлар: Елена Астафьева, Гүзәлия Хәмзина һәм Роза Харитонова сайландылар.
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге эшчәнлегендә нәтиҗәле катнашканнары, актив гражданлык позициясе өчен Илдус Әхмәтҗанов Ольга Добронравовага, Валентина Дунаевага һәм Лилия Мәзгутовага партия җирле бүлегенең сәяси советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев