Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Муниципаль берәмлекләр съезды булды

    16 ноябрьдә ТР муниципаль берәмлекләр Советының чираттагы VI съезды булды.

    Анда Татарстан Президенты Р. Миңнеханов, республиканың дәүләт киңәшчесе М. Шәймиев, ТР Премьер-министры И. Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе Ф. Мөхәммәтшин, Татарстанның барлыгы 989 муниципаль берәмлеге башлыклары һәм вәкилләре катнаштылар. Башлык И. Әхмәтҗанов җитәкчелегендә 27 кешедән торган Чистай делегациясе шулай ук съездда катнашты. Илдус Тәлгать улы съезд секретариатына сайланды.
    Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы эше турындагы доклад белән аның рәисе М. Шакиров чыкты. Аның фикеренчә, эшләү дәверендә Совет үзен, Татарстанда бөтен җирле үзидарә системасы кебек үк, нәтиҗәле һәм мөһим орган буларак тәкъдим итте. Аерым алганда, 2006 елда республика муниципалитетлары кереме 15,2 млрд. сум тәшкил иткән булса, 2011 елда инде 28,5 млрд. дәрәҗәсендә фаразлыйлар. 2013 елга кадәр муниципалитетларны үстерү программаларының гомуми финанслау күләме 13 млрд. сумнан артыграк тәшкил итә.
    Моннан тыш, М. Шакиров муниципаль властьлар алдында торган проблемаларга тукталды. Ул муниципаль властьларга прокурор күзәтчелеге органнарыннан бирелә торган күп санлы күрсәтмәләргә игътибар юнәлтте. Әмма күп очракта муниципалитетлар акча җитмәү сәбәпле, әлеге күрсәтмәләрне үти алмыйлар.
    Съездда шулай ук делегатлар - берничә муниципалитет башлык­лары чыгыш ясадылар. Алар авылда юллар төзү, гидротехник корылмаларны, күперләрне карап тоту һәм башка проблемаларны күтәрделәр. Татарстан Президенты Р. Миңнеханов съездга йомгак ясады. Республика башлыгы берничә медаль тапшырды, шул исәптән күптән түгел булдырылган "Җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" дигәнен. Яңа медальне беренче булып ТР Дәүләт киңәшчесе М. Шәймиев алды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: