Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Капиталь ремонт ясау уку процессына зыян китерергә тиеш түгел

Күп фатирлы торак йортларны һәм мәгариф объектларын яңарту, фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлау һәм төзү, "Чиста су" программасын тормышка ашыру һәм ике контурлы казаннар урнаштыру, шулай ук башка мәсьәләләр видеоконференциядә тикшерелде. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы үз көченә керә бара. Планлаштырылган 811 йортның 184ендә эшләр башланган, нигездә, түбә һәм фасадны ремонтлау буенча эшләр җәелдерелгән.
Хәзер капиталь ремонтлау программасы гражданнарны тузган торактан күчерү программасы белән тыгыз бәйләнгән, күптән түгел аларга торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү программасы да өстәлде. Әлеге программаны тормышка ашыру 2015 елга кадәр исәпләнгән. Күп фатирлы йортлар программага керсен өчен, аларга кадастр паспортлары рәсмиләштерелергә тиеш. Татарстандагы барлык йортлар да ел азагына кадәр шундый документлар алачак.
Шулай ук мәгариф объектларын ремонтлау башланды. Быел республикада 162 гади һәм 7 коррекция мәктәбен яңартасы бар. Әлеге максатларга 2,5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Чистай муниципаль районында Луч поселогында мәктәпне актив ремонтлау алып барыла, Мөслим мәктәбендә һәм 16 нчы мәктәптә ремонт башлау планлаштырыла. Татар Ялтанындагы коррекция мәктәбе белән көтелмәгән проблемалар туды: башланган ремонт уку процессына комачауларга мөмкин. Муниципаль район башкарма комитетында хәзер капиталь ремонт дәвам итсен һәм уку процессына зыян килмәсен өчен вариантлар эзлиләр.
Быел республикада 300 фельдшер-акушерлык пунк­ты, 27 амбулатория ремонтланачак, 75 модульле ФАП төзеләчәк. Әлеге юнәлештә эш алып барыла инде. Мәсәлән, Чистай районында 4 ФАП ремонтлана башлаган, җәй көнне Александровка һәм Татар Сарсазы авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары төзү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт Капиталь ясау уку процессына зыян китерергә тиеш түгел