Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Депутатлар уналты мәсьәлә тикшерделәр

Чистай муниципаль районы Советының чираттагы егерме беренче утырышы 7 ноябрьдә булды. Аны муниципаль район башлыгы, Совет рәисе Илдус Әхмәтҗанов уздырды. Утырышта ТР Дәүләт Советы депутаты А. Симаков, ТР Президентының территорияләр белән эшләү буена идарәсенең баш киңәшчесе А. Семенычев, федераль мөлкәт белән идарә итү буенча федераль агентлыкның ТР буенча территориаль идарәсе...

Көн тәртибенә уналты мәсьәлә кертелде. Иң башта депутатлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы А. Соколовның Чис­тай муниципаль районында ун ай өчен оператив хәле турындагы җентекле мәгълүматны тыңладылар һәм тикшерделәр. Анда билгеләп үтелгәнчә, җинаятьләр саны узган ел белән чагыштырганда уналтыга кимегән, шулай ук каты һәм аеруча каты җинаятьләр саны да кимегән, җинаятьләрне, аеруча талауларны ачу арткан. Иң төп актуаль мәсьәләләрнең берсе булып экстремизмга, терроризмга каршы көрәш тора. Шул уңайдан башка кызыксынулы хезмәтләр белән бергә күп кенә чаралар уздырыла.
Аннан соң муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Н. Сергеева депутатларга "2013-2016 елларга Чистай муниципаль районында хокук бозуларны кисәтү"нең комплекслы программасын раслауга тәкъдим итте, шулай ук Чистай муниципаль районы Советының 2012 елның 16 маенда кабул ителгән "ТР Чистай муниципаль районында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия турында"гы 17/6 нчы номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында хәбәр итте.
Моннан тыш көн тәртибендәге башка мәсьәләләр дә каралды. Аерым алганда, 2011-2015 елларга Чистай муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү программасына үзгәрешләр кертү турында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р. Хөснуллин сөйләде; "2012 елга һәм 2013-2014 елларның план чорына ТР "Чистай муниципаль районы" МБ бюджетына үзгәрешләр кертү турында", Чистай муниципаль районы Советының 2007 елның 24 октябрендә кабул ителгән "Эшчәнлекнең аерым төрләренә планлаштырылган табышка бердәм салым төрендә салым салу системасын гамәлгә кертү турында"гы 19/3 нче номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында; ТР Чистай муниципаль районы Советының 2005 елның 14 декабрендә кабул ителгән "Резерв фонды акчасын тоту тәртибе турында"гы нигезләмәне раслау хакында"гы 4/5 нче карарының үз көчен югалтуын тану турында; "Уздырыла торган чараларга тотыла торган чыгымнар турындагы нигезләмәне раслау хакында"гы; 2013 елга һәм 2014-2015 елларның план чорына физик затларның табышына салымнан ТР "Чистай муниципаль районы" МБ бюджетына өстәмә норматив күчерүләрне бюджет тәэмин итүенә тигезләүгә дотацияне алмаштыруны килештерү турында муниципаль район финанс-бюджет палатасы рәисе Н. Карманова хәбәр итте.
Муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Ә. Ситдыйков ТР "Чистай муниципаль районы" МБнең җирле үзидарә органнарына сайлап куела торган, үз вәкаләтләрен даими нигездә тормышка ашыручы вазифаи затларга, ТР Чистай муниципаль районының контроль-счет палатасы рәисенә хезмәт хакы түләү турындагы нигезләмәне раслау хакында хәбәр итте.
Чистай муниципаль районы Советының 2010 елның 29 декабрендә кабул ителгән "Чистай муниципаль районы башкарма комитеты органнары турында"гы 5/3 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында мәгариф идарәсе начальнигы Г. Нәбиуллин; Чистай муниципаль районы Советының 2011 елның 20 октябрендә кабул ителгән "ТР "Чистай муниципаль районы" МБнең контроль-счет палатасы турында"гы нигезләмәне раслау турында"гы 12/5 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында муниципаль районның контроль-счет палатасы рәисе О. Гришина сөйләделәр.
Чистай муниципаль районы Советының 2012 елның 15 февралендә кабул ителгән "2012 елга ТР "Чистай муниципаль районы" МБ милкендә булган мөлкәтне хосусыйлаштыруның фаразлау планы (программасы) турында"гы 15/3 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында муниципаль районның җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе А. Сахарова хәбәр итте. Муниципаль район башкарма комитетының муниципаль заказлар бүлеге начальнигы В. Емельянов 2011 елның 18 июлендә кабул ителгән "Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан сатып алулар, товарлар, эшләр, хезмәтләр турында"гы 223 нче номерлы Федераль законны куллану турында хәбәр итте. Муниципаль район башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы С. Колесникова С. А. Гобәйдуллинага "ТР Чистай муниципаль районының Мактаулы гражданины" исемен бирү һәм "Балалар сәнгать мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенә С. А. Гобәйдуллина исемен бирү турында хәбәр итте. Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев