Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Депутат тыңлаулары узды

    Чистай шәһәр Советының чираттагы уникенче утырышы көн тәртибенә тәкъдим ителгән мәсьәләләре буенча депутат тыңлаулары узды. Аны "Чистай шәһәре" МБ башлыгы Михаил Ксенофонтов алып барды.

    2011 ел өчен "Чистай шәһәре" муниципаль берәмлегенең социаль-икътисадый үсеш йомгаклары турында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әнисә Мөэминова хәбәр итте. 2012 һәм 2013-2014 еллардагы планлы чорга "Чистай шәһәре" муниципаль берәмлеге бюджеты турында финанс-бюджет палатасы рәисе - Наталья Карманова, мөлкәт исемлеген раслау турында җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Нәфис Гәрәев хәбәр иттеләр. Депутат Вера Князевадан сәләтле яшьләргә ярдәм итү, спорт киемнәре сатып алу һәм ярышларга баруны финанслау, авыр тормыш хәлендә калган затларга ярдәм итү өчен фонд булдыру, мәдәни мирас объектларын саклау турында берничә сорау керде. Һәр пункт буенча җаваплар бирелде.
    Көн тәртибенең барлык мәсьәләләрен нигез итеп алырга һәм Чистай шәһәр Советының чираттагы утырышына чыгарырга карар ителде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Хокуклары бозылса, кулланучыга ничек эш итәргә
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Россиянең иң яшь бәйрәмнәренең берсен концерт белән билгеләп үттеләр
    • 24 май 2018 - 16:52
      Газета шулай туа
      Миннән еш кына «Редакциядә эшләргә авырмы?» дип сорыйлар.Бу сорауга тиз генә җавап та биреп булмый, чөнки яратмаган эшеңне эшләргә генә авырдыр ул.
      27
      0
      0
    • 24 май 2018 - 16:56
      Иң яхшы укучылар бүләкләр алдылар «Чистай» мәдәни үзәгендә укучылар, укытучылар, ата-аналар Бөтенроссия олимпиадасында ирешкән уңышлары өчен иң яхшы укучыларны котлау тантанасына җыелдылар.
      28
      0
      0
    • 24 май 2018 - 16:52
      Газета шулай туа Миннән еш кына «Редакциядә эшләргә авырмы?» дип сорыйлар.Бу сорауга тиз генә җавап та биреп булмый, чөнки яратмаган эшеңне эшләргә генә авырдыр ул.
      27
      0
      0
    Ночной режим