Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Чистайлылар – “Бердәм Россия”нең ХХ конференциясе делегатлары

15 декабрьдә Казанда "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең отчет-сайлау җыелышы булды.

Чистай җирле бүлегеннән Чистай җирле бүлеге сәяси советы сәркатибе Илдус Әхмәтҗанов, аның урынбасары Рөстәм Хамматов, партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Наилә Моратова, партиянең җирле бүлеге делегатлары Светлана Вилданова һәм Энҗе Гафиятуллина составындагы делегация барды. Барлы 296 делегат теркәлде. Делегатларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Ул республика сәяси советына һәм шәхсән Фәрит Мөхәммәтшинга рәхсәт сүзләре белдерде.
- Бу гади эш түгел, ул күп көч таләп итә, безнең барысы да яхшы булуга мин шатмын,- диде республика Президенты.- "Бердәм Россия" респуб­ликада иң эре сәяси көчне тәшкил итә - 132 мең кеше. Һәм башлангыч партия оешмалары үзләрен активрак күрсәтергә тиешләр. Алар белән хезмәттәшлек итеп кенә республика алдына куелган бурычларны хәл итеп була.
Рөстәм Миңнеханов хөкүмәтнең иң төп бурычы дип дәүләттә тотрык­лылык тәэмин итүне атады. Шул уңайдан ике төп трендны билгеләде - баш күтәреп килүче дини экстремизмга каршы тору һәм коррупциягә каршы көрәшү.
Төбәк бүлегенең сәяси советы сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин башкарылган эш турында хисап тотты. Үз докладында ул, аерым алганда, менә нәрсә диде: "Бүген без республикада соңгы ярты елдагы барлык партия бүлекләрендә узган зур күләмле отчет-сайлау кампаниясен тәмамлыйбыз. Безгә йомгак ясарга, агымдагы хәлне анализларга, кайбер мөһим кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә кирәк".
Фәрит Мөхәммәтшин республика хөкүмәте эшен югары бәяләде. Демографик күрсәткечләрнең уңай үсеше дә шул турыда сөйли - ел башыннан республика халкының табигый үсеше 7,5 мең кеше тәшкил итә.
Тотрыклылык һәм конфессия­ара килешүчәнлек һәрвакыт республиканың визит карточкасы булды. Әмма соңгы вакытта конфессияләр арасында да, аның эчендә дә дошманлык тудырырга маташучы көчләр барлыкка килде. Һәм моның өчен алар көч кулланырга да әзер. ТР Дәүләт Советы депутатлары республикадагы терактларга катгый бәя бирделәр. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, конфессияара килешүчәнлек партиянең җаваплылык зонасында тора. Шул уңайдан партия яклылар һәм "Яшь гвардия" белән эшнең роле арта.
Партиянең төбәк бүлеге сәркатибе докладын тикшерү барышында Чис­тай җирле бүлеге сәркатибе Илдус Әхмәтҗанов чыгыш ясады. Ул башлангыч бүлекләрнең роле, шәһәребездә тормышка ашырыла торган партия проектлары, партия әгъзаларының йөкләнгән бурычларны үтәүләре турында сөйләде.
Аннан соң Казан бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Наил Хөснетдинов партиянең төбәк бүлеге сәркатибе вазифасына Фәрит Мөхәммәтшинның кандидатурасын тәкъдим итте. Моңардан кала җәмәгать кабул итүе җитәкчесе партия рәисе Василий Логиновның һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамовның кандидатуралары күрсәтелде. Альтернатив нигездә партиянең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе итеп Фәрит Мөхәммәтшин сайланды. Аның өчен 296 кешенең 273е тавыш бирде. Аның оппонентлары Василий Логинов һәм Рәшит Низамов өчен шул рәвешчә 12 һәм 9 тавыш бирделәр.
Яңадан сайланган соң үзенең планнары турында сөйләп, Фәрит Мөхәммәтшин МГЕР һәм студентлар белән эшне көчәйтергә вәгъдә итте. "Безнең төп бурычыбыз - партияара көрәшне арттыру шартларында халык яклавын югалтмаска. Яхшы һәм реаль эшләр партиясе булып калу өчен бөтен көчебезне куячакбыз",- диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Конференция эшендә РФ Дәүләт Думасы Федераль Җыены һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев