Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Чистай шәһәр Советы утырышында

Чистай шәһәр Советының чираттагы унберенче утырышын аның рәисе, муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов алып барды.

Өч мәсьәлә белән муниципаль районның финанс-бюджет палатасы рәисе Н. Карманова чыкты. Иң элек ул мөлкәткә салым ставкасы турында сөйләде, шуннан соң депутатларга җир салымын түләү ставкаларын, тәртибен һәм срокларын билгеләүне гамәлгә кертү турында хәбәр итте. Шулай ук "Чис­тай шәһәре" муниципаль берәмлеге бюджетына үзгәрешләр кертү турында мәгълүмат яңгырады.
Шәһәр башкарма комитетының шәһәрне төзекләндерү буенча тугыз ае эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы отчет белән аның җитәкчесе Р. Миңголов чыкты. Депутатларның шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенә сораулары бик күп булды, барлык сорауларга ул җентекле җавап бирде.
Муниципаль районның җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Н. Гәрәев депутатларга өч мәсьәлә: гражданнарны аварияле торак фондтан күчерү программасы буенча торак йортлар төзүче оешмаларны җир өчен аренда түләвеннән азат итү; Чистай шәһәр Советының ""Чистай" индустриаль паркы территориясендә аренда килешүе буенча җир участокларыннан файдаланучы һәм аларга ия булучы шәхси эшмәкәрләрне, юридик затларны аренда түләвеннән азат итү турында"гы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү; Чистай шәһәр Советының "2011 елга "Чистай шәһәре" муниципаль берәмлеге милегендә булган мөлкәтне хосусыйлаштыруның фаразлау планы (программасы) турында"гы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча мәгълүматлар бирде.
Ике мәсьәлә буенча депутатлар алдында "Чистай шәһәре" муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары М. Ксенофонтов чыкты, ул "Чистай шәһәре" МБда муниципаль хезмәт вазифалары исемлеген формалаштыру турында хәбәр итте. Шулай ук ул 4 декабрьдә булачак Россия Федерациясе Федераль Җыенының алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча шәһәр сайлау участокларының участок сайлау комиссияләре составына билгеләү өчен кандидатуралар тәкъдим итү турында хәбәр итте.
Барлык мәсьәләләр буенча депутатлар тарафыннан карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев