Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Булдырьда – клуб, ә Мөслимдә – яңа су скважинасы

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган, гадәткә кергән видеоконференциядә күп фатирлы торак йортларны, мәгариф һәм сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау, модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзү, "Чиста су" программасы, фатир буенча җылыту системалары һәм башка мәсьәләләр каралды.

Күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча Татарстанда 811 йорт яңартылырга тиеш, 300ендә эш башланган. Чистайда башта 5 йортны ремонтлау планлаштырылды, әмма нәтиҗәдә, җиде объектта яңартылу булачак.
"Чиста су" программасы буенча 120 объектта эш барачак. Моңа скважиналар бораулау, су башнялары кую, су тәэмин итү челтәрен урнаштыру керә. Сорау бәясе 500 миллион сум тәшкил итә. Чистай районында Иске Роман һәм Мөслим авылларында скважина бораулау, Йолдыз поселогында һәм Чистайда, сөт комбинаты микрорайонында су тәэмин итү челтәрен урнаштыру планлаштырыла. Фатир буенча җылыту системасы урнаштыру программасы буенча ике контурлы казаннар республиканың 4,7 мең фатирында куелачак. Чистай районында 308 фатирда казан урнаштырылачак. Узган елдагыча, мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы дәвам итәчәк. Чистайда 16 нчы мәктәп яңартылачак, Луч, Мөслим, Татар Ялтанының коррекция мәктәбендә капиталь ремонт ясалачак.
Быел сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү программасы буенча 400 бина яңартылачак, шул исәптән 75 модульле фельдшер-акушерлык пунк­ты монтажланачак. Чистай районында ике ФАП барлыкка киләчәк - Татар Сарсазы һәм Александровка авылларында. Булдырь авылында 220 урынга клуб төзү планлаштырыла.
Йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләрнең берсендә дә Федераль һәм республика программаларының бозылуына юл куймаслар дигән ышаныч белдерде һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның "Без булдырабыз!" дигән сүзләрен искә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: видеоконференция Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты