Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Берләштерелгән утырышта

    20 гыйнварда шәһәр Советы һәм муниципаль район Советының берләштерелгән чираттан тыш утырышы булды. Аны Чистай муниципаль районы һәм "Чистай шәһәре" МБ башлыгы И. Әхмәтҗанов алып барды. Утырышта ТР Дәүләт Советы депутаты В. Смыков катнашты.

    Ике Совет депутатлары көн тәртибенә кертелгән дүртәр мәсьәлә карадылар. Иң элек, Чистай муниципаль районы башкарма комитетында кадрлар алмашуга кагылган беренче өч мәсьәлә каралды. Аерым алганда, башка эшкә күчү сәбәпле, башкарма комитет җитәкчесе Д. Ивановның вакытыннан алда вәкаләтләрен туктату турында, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Н. Сергеевага муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы вәкаләтен бирү һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс үткәрү турында. Болар турында депутатларга муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов хәбәр итте.
    Чистай муниципаль районы буенча участок сайлау комиссияләре составына хәлиткеч тавыш хокукы белән кандидатуралар билгеләү өчен тәкъдим турындагы мәсьәлә буенча муниципаль район Советының законлылык, хокук тәртибе һәм депутат эшчәнлеге мәсьәләләре буенча даими депутат комиссиясе рәисе Ф. Шиһапов, "Чистай шәһәре" МБга кагылган шундый ук мәсьәлә буенча шәһәр Советының моңа охшаш депутат комиссиясе рәисе О. Добронравова хәбәр иттеләр. Моннан тыш, Ольга Владимировна депутатларга муниципаль вазифаны даими нигездә башкаручы затларның хезмәте өчен түләү турындагы мәгълүмат тәкъдим итте.
    Чистай шәһәр Советы һәм аның даими депутат комиссияләренең 2012 елга эш планы белән бирегә җыелучыларны "Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары М. Ксенофонтов таныштырды. "Чистай шәһәре" МБ территориясендә тышкы төзекләндерү, чисталык һәм тәртип урнаштыру кагыйдәләренә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Р. Минголов хәбәр итте. Соңыннан каралган барлык мәсьәләләр буенча кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып тиешле карарлар кабул ителде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: