Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Башкарма комитетның яңа җитәкчесе расланды

15 февральдә Чистай муниципаль районы Советының чираттан тыш унбишенче утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы, Совет рәисе Илдус Әхмәтҗанов алып барды.

Утырышта ТР Дәүләт Советының экология, табигый байлыклардан файдалану һәм аграр мәсьәләләр буенча комитеты рәисе В. Васильев, ТРда дәүләт мөлкәте белән идарә итү буенча федераль агентлыкның территориаль идарәсе җитәкчесе Е. Паткина катнаштылар. Көн тәртибендә төп алты мәсьәлә булды. Иң элек депутатлар ТР "Чистай муниципаль районы" МБ башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс үткәрү, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе турында комиссия сәркатибе Н. Заһретдинованың докладын тыңладылар. Ике кандидатура - М. Гобәев һәм Р. Җамалетдинов тәкъдим ителде. ТР Дәүләт Советы депутаты В. Смыков исеменнән һәм аның кушуы буенча ярдәмчесе В. Пещеров М. Гобәевны яклап чыгыш ясады, ул аның югары эшлекле сыйфатларын билгеләп үтте һәм әлеге кандидат булдыра алачак дигән ышаныч белдерде. Ачыктан ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә күпчелекнең яклавы белән М. Гобәев расланды. Үз чиратында, Марат Хөснулла улы аңа ышаныч күрсәткәннәре өчен депутатларга рәхмәт белдерде һәм туган шәһәре, район ы хакына мөмкин булганнның барысын да эшләргә вәгъдә итте.
Шуннан соң 2012 елга Чистай муниципаль районы бюджетына үзгәрешләр кертү турында муниципаль районның финанс-бюджет палатасы рәисе Н. Карманова хәбәр итте. 2012 елга ТР "Чистай муниципаль районы" МБ мөлкәтендә булган милекне хосусыйлаштыруның фаразлау планы (программасы) һәм Чистай муниципаль районының муниципаль мөлкәтеннән Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәтенә тапшырылачак милек исемлеген раслау турында муниципаль районның җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Н. Гәрәев хәбәр итте. 2012 елга Чистай муниципаль районы Советының эш планы белән депутатларны муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Р. Хамматов таныштырды. 2006 елның 24 мартында кабул ителгән Чистай муниципаль районы Советының "Чистай муниципаль районы административ комиссиясе турында"гы 7/6 нчы номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов хәбәр итте. Моннан тыш, башлык җыелучыларга аграр мәсьәләләр буенча үзенең ярдәмчесе М. Миңнебаевны һәм башлыкның яңа киңәшчесе Л. Шәйдуллинаны тәкъдим итте. Каралган барлык мәсьәләләр буенча кисәтүләрне һәм өстәмәләрне исәпкә алып тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев