Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Кызамыктан вакытында ясалган прививка коткара

    Россиядә кызамык белән авырулар саны буенча имин булмаган эпидемиологик хәл барлыкка килде.

    Бу авыру бик куркыныч. Үзебезне һәм үз балаларыбызны аннан ничек сакларга кирәклеге турында без Чис­тай үзәк район дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Румия Хәсәнҗанова белән сөйләштек. 
    Узган елны гына да 66 төбәктә кызамык белән авырауның 2,5 меңнән артыграк очрагы ачыкланган, бу 2017 ел белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк. Иң куркынычы шул, авыраучыларның күп өлеше – балалар.
    – Кызамык белән авырау очраклары Мәскәү, Новосибирск, Рязань, Иваново, Ульяновск өлкәләрендә, Ханты-Мансийск округында һәм башка урыннарда  теркәлгән. Безнең илгә кызамык авыруы Украина, Грузия, Албания, Черногория, Греция, Румыния, Франциядән керде, анда авыруның эпидемик үсеше күзәтелә, – дип билгеләп үтә Румия Гаммәр кызы. – Россиядә кызамык белән авырау очраклары күбесенчә прививкадан баш тарткан, медицина күрсәткечләре буенча ясарга ярамаган яки даими яшәү урыны булмаганлыктан прививка алмаган затлар арасында теркәлә.
    Кызамык – ул һава-тамчы юл белән кешедән кешегә күчә торган кискен йогышлы авыру. Авыру бизгәк тоту, гомуми агулану, өске тын юлларының һәм күзләрнең ялкынсынуы, кызамык тимгеле белән характерлана. Әгәр кеше кызамык белән авырамаган яки әлеге инфекциядән прививка ясатмаган булса, авыру кеше белән  бәйләнешкә кергәннән соң 100 процент очракта диярлек әлеге авыруны эләктерә.
    – Кызамык вирусы гриппка караганда алты тапкырга җиңелрәк күчә. Инкубация чоры уртача 9 көн тәшкил итә, иң күбе – 21, – ди табиб-эпидемиолог. – Авыру кискен, гомуми агулану билгеләре белән башлана: тән температурасы 38 һәм аннан да югарырак градуска күтәрелә, аппетит, йокы бозыла, хәлсезлек, баш авыртуы барлыкка килә. Авыруның беренче сәгатьләрендә томау, ютәл өстәлә, конъюнктивит барлыкка килә. Шуннан соң, гадәттә, дүртенче-бишенче көнгә колак артына, борынга, бит алмаларына алсу яки кызыл төстәге тимгелләр чыга, алар тиз арада биткә һәм муенга тарала. Икенче көнне алар тәндә, аннары кулларда һәм аякларда пәйда була. Бер үк вакытта гомуми агулану һәм  өске тын юллары ялкынсынуының барлык  билгеләре кискен көчәя. Кызамык вакытында куркыныч өзлегүләр: трахеобронхит, пневмония, отит, гепатит, лимфаденит, энцефалит барлыкка килергә мөмкин.
    Хәзерге вакытта бердәнбер нәтиҗәле ысул булып вакцинация тора. План буенча ул 12 айда, кабат – 6 яшьтә, шулай ук 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләргә, 36 яшьтән 55 яшькә кадәрге өлкәннәргә үткәрелә, ул шулай ук риск төркемнәренә керүчеләргә (медицина һәм белем бирү учреждениеләре, сәүдә оешмалары, транспорт, коммуналь һәм социаль өлкәләрдәге хезмәткәрләргә; вахта ысулы белән эшләүче затларга һәм Россия Федерациясе дәүләт чиге аша үткәрү пунктларында дәүләт контроль органнары хезмәткәрләренә), элек авырмаганнарга, прививка ясатмаган яки бер тапкыр прививка ясатканнарга, кызамыкка каршы прививкалар турында мәгълүматлары булмаганнарга ясала.
    Вакцинация авыраучылар белән бәйләнешкә кергәннәргә һәм прививка ясалу яки кызамык белән авырау турында ышанычлы мәгълүматлары булмаганнарга яки элемтә вакытыннан алып беренче 72 сәгать эчендә кирәк. Кызамыкка каршы прививка ясатмаганнарга 3 айдан да ким булмаган вакыт аралыгы белән 2 прививка ясатырга кирәк.
    Агымдагы елда Россиядә, шул исәптән безнең шәһәрдә, планлы вакцинациядән тыш, тиешле контингентка кызамыкка каршы иммунизация үткәрү планлаштырыла.
    –    Ни кызганыч, безнең шәһәрдә һәм районда барлык төрдәге прививкалар, шул исәптән кызамыкка каршы, әти-әниләре  прививкалар ясатудан баш тарту сәбәпле,  76 балага ясалмаган, – дип билгеләп үтә Румия Хәсәнҗанова. – Хөрмәтле яшәүчеләр, профилактик прививкалардан, шул исәптән кызамыкка каршы, баш тарт­магыз.
    Исегездә тотыгыз, йогышлы авырулар нәкъ менә алардан якланмаган кешеләргә зарар китерәләр!
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: