Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Дәваханәдән тыш пневмония кайвакыт сизелми, әмма ул һәрвакыт куркыныч

    Коронавирус белән көрәш дәвам итә.

    Кешеләрне аның исеме түгел, ә ул китереп чыгарган пневмония куркыта. Шулай ук башка тудыручылар китереп чыгарган дәваханәдән тыш пневмония дә күләгәдә калмый.

    Аны ничек һәм нәрсә белән дәваларга? Әлеге сорау ларга җавапны Чистай үзәк дәваханәсенең баш табибы, медицина фәннәре кандидаты Рәис Мостафин белән әңгәмәдән табарсыз.

    – Әгәр дә пациентта коронавирус инфекциясе расланса, аннан дәвалау ничек барачак?

    – Биредә ике ысул бар: амбулатор дәвалау һәм дәваханәгә салу. Әгәр дә пациентның тән температурасы 38 градустан югары торса, канда кислород дәрәҗәсе (сатурация) 95 кә кадәр төшсә, сулыш алу ешлыгы минутына 22 тапкырдан артык булса, үпкә ялкынсынуы 25 проценттан югары булса, кагыйдә буларак, дәваханәгә салу турында карар кабул ителә ягъни уртача дәрәҗәдәге авырлыктагы пациентлар вакытлыча йогышлы авырулар госпиталендә дәвалана.

    Әгәр дә пациентта авыру җиңелчә формада үтә икән, ул амбулатор дәвалана. Шул ук вакытта ул табиб һәм шәфкать туташы белән элемтәдә була, чөнки дәвалану кайвакыт төзәтмәләр кертүне таләп итә.

    Шулай да була, кайвакыт уңай тестта, үпкәләр 35 процент зарарланган очракта, сатурация һәм температура нормада да булырга мөмкин. Бу очракта да пациент амбулатор дәвалана. Шулай ук коронавирус һәрвакыт пневмония формасында өзлегү китереп чыгармый. Болар катараль күренешләр дә булырга мөмкин

    – Балаларда пневмонияне дәвалауның маршруты нинди?

    – Әгәр дә табибка мөрәҗәгать иткән вакытта баланың температурасы 39 градус торса, сулыш алуы авырлашса яисә геморрагик тимгел барлыкка килсә, бизгәк тотса, аны провизор госпитальгә салалар. Аерым игътибарны теләсә нинди авыр фонда барлыкка килгән нәрсә булуына яисә каяндыр эләктергән авыруга юнәлтәбез.

    Әгәр дә коронавирус инфекциясе расланса, бала Балалар республика клиник дәваханәсе базасында булган госпитальгә җибәрелә. Әгәр дә анализ тискәре булса, әмма пневмония дип табылса, шулай ук Балалар республика клиник дәваханәсендә дәвалана.

    Дәваханәгә өендә дәвалану мөмкинлеге булмаган яисә табиб кушканнарны үтәүгә гарантия булмаган авырулар салына. Башка авырулар белән дәвалау эшләнелгән маршрут буенча үткәрелә.

    – Пневмония кешедән кешегә күчәме?

    – Пневмония вируслы яисә бактерияле булырга мөмкин. Беренче очракта пневмония түгел, ә вирус күчә. Аның организмда үзен ничек тотасы кешенең үзеннән тора. Вирус катараль күренешләр: йөткерү, трахеит, фарингит формасында булырга мөмкин. Пневмония- бу инде өзлегү.

    – Хәзерге вакытта шәхси саклану чаралары куллану мөһимме?

    – Алар коронавирус белән авыручылар саны артуын киметергә ярдәм итте. Экспертлар маска киеп йөрүне нәтиҗәле дип тапты, әмма мас ка киюне 100 процент авыру йоктырмау дип карарга ярамый. Аны дөрес кимәү куркыныч. Перчаткаларны шулай ук грамоталы куллану мөһим: аларны дөрес салырга һәм эшкәртергә кирәк. Әлеге ысул күпләргә мәгълүм, алар стандарт, нык тәэсир итүчеләр.

    – Чистай районында кис кен сулыш юллары йогышлы авырулары белән авырауның статистикасы нинди?

    Әлеге сорауны без Роспот реб надзорның территориаль бүлеге начальнигы Флера Хәйруллинага юлладык.

    – Әгәр дә күпеллык мәгълү матлар һәм алдагы атналар белән чагыштырсак, саннар, билгеле, сагайта. Агымдагы елның 28 атнасына кискен сулыш юллары йогышлы авырулар үсүе күзәтелә, 55 процент авыручылар – өлкәннәр. Әгәр дә 26 атнага 41 очрак теркәлсә, 27 атнага 69 очрак теркәлгән, ягъни 28 атнада-84 очрак. Узган елның шул чорына 36 очрак теркәлгән.

    – Быел пневмония белән авыручылар саны арту турында күп ишетергә туры килде.Бу дөресме?

    – Үсеш бар, әмма ул зур түгел, куркуга бирелергә кирәкми. Әгәр дә былтыргы июнь ае белән чагыштырсак, 5 очракка күбрәк. Бу елның 26,27 атналарында 8әр очрак булды, ә 28 атнада 11 очрак теркәлгән.

    – Флюра Салимовна, безнең укучыларыбызга иң актуаль булган нинди киңәш бирер идегез?

    – Шуны бик яхшы, катгый рәвештә истә тотарга кирәк: әгәр авырадыгыз икән, үзлегегездән дәваланмагыз, табибка мөрәҗәгать итегез. Эссе көннәрдә үтә җилләрдән качарга, санкцияләнмәгән урыннарда коенмаска һәм салкын су эчмәскә кирәк.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: