Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Чистай районы башлыгы коронавируска каршы прививка ясатты

Дмитрий Ивановка бүген вакцинаның беренче компонентын ясадылар

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов Чистай поликлиникасында коронавирустан прививка ясатты. 21 көннән соң аны кабат вакцинация көтә.
– Прививка ясарга кирәк дип саныйм, чөнки без барыбыз бергә бу вирусны туктатырга тиеш. Үз-үзеңне, якыннарыңны, бигрәк тә өлкән буынны сакларга кирәк. Без изоляциянең катлаулы этабын уздык. Мондый очракларга кабат юл куярга ярамый. Препаратка тулы ышаныч  бар. Вакцинацияләү процедурасы җиңел һәм гади. Поликлиникада прививка ясар алдыннан анкеталаштыру үткәрелә, табиб карый, – диде Дмитрий Алексеевич.
Чистай районында коронавирустан вакцинацияләү 16 декабрьдә башланды. Беренче булып, медицина хезмәткәрләренә прививка ясый башладылар. Бүгенге көндә теләгән һәр кеше коронавирустан бушлай вакцинация үтә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус