Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Сәламәт булырга өйрәтәбез

Чистайда туберкулезның аз һәм акрынаю формалары белән булган балалар өчен учреждение - "Подсолнушек" дигән матур һәм җылы исемле 14 нче балалар бакчасы 30 ел эшли инде. Биредә әлеге профильдәге балалар белән санитар-гигиеник, профилактик, сәламәтләндерү чараларының һәм процедураларының тулы комплексы үткәрелә.

Саф һава, яктылыктан киң файдалану, тулы кыйммәтле, дөрес ашату, тынычлык һәм гармонияле хәрәкәт элементларын бергә алып бару уйлап эшләнгән режимга керә. Белем бирү эшчәнлеген яңа вакыт таләпләре һәм тәэсирләре нигезендә дөрес оештыру, гигиеник күнекмәләрне үзләштерү өстенлекле юнәлешләр булып торалар. Икенче мәҗбүри элемент - баланы чыныктыру һәм сәламәтләндерү эчемлекләре кабул итү. Тәрбияләү-белем бирү процессында педагогия коллективының сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен формалаштыру буенча максатчан эшчәнлеге аерым урын алып тора. Ул баланың сәламәтлек мөмкинлеге, яше буенча булган чорда мәгълүмат алуын исәпкә алып төзелә.
Бөтен шартларны үтәү ярдәмендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә зур тәрбияләү-сәламәтләндерү эшен җәелдерү мөмкинлеге бирә. Бу үзен аклый һәм нәтиҗәсе уңай. Тулы ышаныч белән бездә балалар белән дәвалау-торгызу, физкультура-сәламәтләндерү һәм психологик-педагогик эшнең үзара элемтә моделе эшләнгән дип әйтергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев