Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Үз хокукларыгызны кулланырга өйрәнегез

"Ак Барс-Мед" иминиятләү компаниясе тарафыннан уздырылган "Үз хокукларыгызны кулланыгыз!" акциясе нәтиҗәләре буенча үзәк район хастаханәсендә "түгәрәк өстәл" узды.

Анда "Ак Барс-Мед" ИК мәҗбүри медицина иминиятләве буенча генераль директор урынбасары Вячеслав Коваль, Чистай районында һәм Чистай шәһәрендә филиал директоры Людмила Ивлева һәм баш белгеч Лилия Шакирова, Чис­тайда ТР мәҗбүри медицина иминиятләвенең территориаль фонды филиалы директоры Ленар Нурмөхәммәтов, үзәк район хастаханәсенең баш табибы вазифаларын башкаручы Вильсун Хәмитов, аның урынбасарлары, дәвалау учреждениеләре җитәкчеләре, иминиятләнүче гражданнар катнашты.
"Түгәрәк өстәл" барышында халыкның ташламалы категориясен, аерым алганда ,гипертония белән авыраучыларны, онкологик авырулары булганнарны дарулар белән тәэмин итү турында сораулар бирелде. Кызганычка каршы, кайвакыт препаратларның аналогларын гына язалар, ә бу конкрет бер пациент өчен файдасыз булырга мөмкин. Шундый очракларда кешеләр үз акчаларына дарулар сатып алырга мәҗбүр. Рецептлар буенча кайбер препаратлар озак вакыт даруханәләргә кайтмый һәм кешеләргә кабат үз акчаларына сатып алырга туры килә. Шулай ук пациентларның онкодис­пансерга баруны түләү (республиканың кайбер районнарында ул уңай хәл ителгән), стационар дәваланудан соң авыруларны реабилитацияләү мәсьәләсе күтәрелде.
Икенче төркем инвалиды медицина хезмәтләренең пациентларга карата битараф булулары, инвалидлыкны раслау өчен ВТЭКка документлар җыйганда бик күп мәшәкатьләр булуга карата шикаять белдерде.
Авырлы хатын-кызда онкоавыруны билгели алмауның нәтиҗәләре турында тагын бер "түгәрәк өстәл"дә катнашучы сөйләде. Пациент бер­ничә тапкыр хатын-кызлар консультациясендә һәм балалар тудыру йортында УЗИ үткән, анализлар биргән, ә Казанга юллама сорагач, аның мөрәҗәгатен кире какканнар. Барлык мөрәҗәгатьләр каралачак, алар үзәк район дәваханә һәм иминиятләү компаниясе җитәкчеләрендә контрольда, алар буенча эш алып барылачак. Вячеслав Коваль билгеләп үткәнчә, дарулар белән тәэмин итү, санаторияләргә юлламалар бирү иминиятләү компаниясе хокукларына керми, шулай да ТР Сәламәтлек министрлыгына, тиешле структураларга рәсми хатлар җибәреләчәк. Мәҗбүри медицина иминиятләве сис­темасында иминиятләнүче кешеләргә үз хокукларын белергә һәм аларны кулланырга кирәк. Проблемалы хәлләр килеп чыккан очракта дәвалау учреждениесе җитәкчесенә, "Ак Барс-Мед" иминиятләү компаниясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 8-800-100-03-30 контакт-үзәк телефоны тәүлек әйләнәсе эшли. Шулай ук дәваханәдә компания стенды бар, төрле сораулар буенча шалтырату, консультацияләр бушлай.
"Түгәрәк өстәл" артында яңа очрашу ярты елдан соң планлаштырыла. Иминиятләү компаниясе вәкилләре аралашу киңрәк форматта узачак дип ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев