Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Яшь табибларга ташламалар бирелә

Авыл җирендә эшләргә теләк белдергән яшь табибларга торак өчен 100 мең сум акча бирелә.

ТР Министрлар Кабинетының 2012 елның 23 гыйнварында кабул ителгән "Бер тапкыр бирелә торган компенсацион түләүләр турында"гы 35 нче номерлы карары белән 35 яшькә кадәрге, югары уку йортын тәмамлаганнан соң 2011-2012 елларда Татарстан Республикасының авыл торак пунктына (яки башка торак пункттан күчеп килүчеләргә) килгән һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килешү төзегән һәр медицина хезмәткәренә 100 мең сум күләмендә торак шартларын яхшыртуга бер тапкыр бирелә торган компенсацион түләүләр билгеләнгән.
ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фондына социаль ипотека программасы кысаларында медицина хезмәткәрләренә торак биналарны беренче чиратта бирүне карарга тәкъдим ителде.
Җирле үзидарә органнары әлеге медицина хезмәткәрләренә торак бина яки торак төзелеше өчен җир участогы яки башка социаль яклау чарасы тәкъдим итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев