Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Түбән Кондратага «табиблар десанты» төште

Үзәк район дәваханәсенең табиблар бригадасы Түбән Кондрата авылына барды. Медицина хезмәткәрләре белән бергә районның иң ерак урнашкан авылларының берсенә мин дә бардым.

Белгечләрне җирле фельдшер-акушерлык пунктында көтә иделәр. Алар арасында тыл хезмәтчәннәре, сугыш ветераннарының тол хатыннары һәм быел диспансеризация үтәргә тиеш булганнар бар иде. Акушер-гинекологка чират урнашты. Ә 70 кеше флюорография тикшеренүе үтү өчен чакырылган. Аларның хезмәтләренә ФАП бинасы каршында урнашкан күчмә (санлы) флюорограф тәкъдим ителде. Әйтергә кирәк, районның торак пунктларына табиблардан торган күчмә бригаданы оештыру һәм аның эше буенча барлык мәсьәләләр үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин контролендә тора. Бу юлы теләк булган очракта түбәнкондраталылар үзләрен кызыксындырган сораулар белән аның урынбасары Лилия Хөснуллинага мөрәҗәгать итә алдылар, ул шулай ук бирегә килде.
- Әлбәттә, бик уңайлы, беркая да барырга кирәк түгел, - ди рәхмәт белдереп, Елена Сторожева. - Кирәкле даруларны да шунда ук билгелиләр.
Гомуми практика табибы Ландыш Мерсияпова (сәламәтлек саклау системасында 41 еллык эш стажы булган югары квалификацияле белгеч) өлкән хатын-кызны даими хәрәкәтләнүе, саф һавада йөрүе өчен мактарга өлгерде, бу аңа күңел көрлеген сакларга ярдәм итә. 86 яшендә дә ул хәрәкәтчән, энергияле булып күренә.
- Әмма, һичшиксез, билгеләнгән тәкъдимнәрне үтәргә, өзмәскә кирәк, - дип искә төшерә Ландыш Габдрахман кызы.
Һәм менә гомуми практика табибы алдында - яңа пациент, аңа 87 яшь.
- Сезне нәрсә борчый? Башыгыз авыртмыймы? Әйдәгез, сезне тыңлап алам, йөрәк, үпкәне тикшерәбез.
Табиб игътибар белән үз пациентын, хәер, башкаларны кебек үк, баштан аякка кадәр тикшерә. Әнисенең хәле турында кызы сөйли, ул, сүз уңаенда, быел үзе дә диспансеризация үтәргә тиеш.
- Бер уңайдан үзем дә тикшерү узам, - ди Юлия Николаева. - Яңа гына кан тапшырдым.
Сүз уңаенда, ФАП бинасында белгечләр гомуми һәм биохимик анализга кан алдылар. Пациентларны кабул итү барышында Ландыш Мерсияпова шулай ук социаль хезмәтләр тупланмасы мәсьәләсенә ничегрәк якын килергә кирәклеген аңлатты. Тулы күләмдә бушлай дәвалану мөмкинлеге булганда, акча ягын сайларга кирәкме икән? Бушлай медицина препаратларыннан бигрәк тә олы кешеләр, инвалидлар баш тартырга тиеш түгелләр.
- Безгә табибларның килүе, әлбәттә, яхшы, - ди гомер буе колхозда эшләгән Любовь Львова. - Теге юлы миңа дарулар язып бирделәр, аларны даими кабул итәм. Дөресен генә әйткәндә, шәһәргә еш барып булмый, ерак та! Ә монда бик уңайлы, өй янында. Аларның үзләренә дә сәламәтлек телим, алга таба да безне онытмасыннар.
Җирле ФАПны 25 ел дәвамында тәҗрибәле фельдшер Нина Конд­ратьева җитәкли. Медицина училещесын тәмамлаганнан соң туган авылына кайта. Үзенең якташлары өчен ул - чын табиб, аңа теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аның эш вазифаларына барлык балаларны карау, йөкле хатын-кызларны күзәтү (хәзерге вакытта шундыйлар икәү), табиб­лар тарафыннан пациентларга билгеләнгән медицина процедураларын үтәү керә. Кисәтү, санитар-агарту эше дә аның җилкәсенә төшә.
Егерме кешене тикшергәннән соң, Ландыш Габдрахман кызы үзенең ярдәмчеләре белән бергә Түбән Кондратада яшәүче тагын биш кешенең өенә барды. Нигездә, йөри алмаучылар, авыр хәрәкәтләнүчеләр янына. Аларның якыннары авыруларны карау һәм дәвалау буенча кирәкле тәкъдимнәр алдылар, рецептлар язып бирелде. Чираттагы йорт янында ак халатлы пассажирларны төшереп калдырып, машина әле бик озак авыл урамнары буйлап йөрде.

Лилия Хөснуллина, үзәк район дәваханәсенең баш табибы урынбасары:
Табиблар бригадасы район авылларына даими бара, гра­фик нигезендә аларның һәрберсенә елына ике тапкыр. Бу беренче чиратта урын өстендә ятучы, авыр хәрәкәтләнүче кешеләргә беренчел медик-санитар ярдәмне тәэмин итү өчен эшләнә. Шулай ук тыл хезмәтчәннәрен, сугышта катнашканнарны һәм инвалидларны, фронтчыларның тол хатыннарын һәм диспансер төркемгә керүчеләрне тикшерү үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев