Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Проблеманың асылын аңлап ярдәм күрсәтелә

Балалар поликлиникасының яшьләргә дустанә мөнәсәбәт бүлеге аккредитацияләү узды. Берләшкән милләтләр оешмасының (ЮНИСЕФ) балалар фонды экспертлары аның эшчәнлегенә югары бәя бирде, сертификат һәм диплом тапшырдылар. Балалар поликлиникасының баш табибы Светлана Проничевадан бүлек, эш принциплары турында сөйләвен сорадык.

Бер елга якын элек без фондның РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы белән бергә үткәргән, рес­публикабыз территориясендә узган конкурста катнаштык. Проект икенче ел инде тормышка ашырыла, шул вакыт эчендә балалар белән эшләүче 70кә якын сәламәтлек саклау учреждениесенең бары сигезе генә конкурсның сайлап алу турын уңышлы узды һәм үз базаларында яшьләргә дустанә мөнәсәбәт бүлеге ачарга хокук алдылар.
Проектта катнашу ярыйсы гына матди-техник база булдыру мөмкинлеге бирде. Кабинетларны ремонтладылар, җиһазлар, мебель, оргтехника алдылар, бүлек белгечләре профильле әзерлек уздылар. Аккредитацияләү яшүсмерләргә һәм яшьләргә комплекслы медико-социаль ярдәм күрсәтүне, репродуктив сәламәтлекне саклауны һәм яшүсмерләрнең рисклы тәртибен кисәтүне камилләштерүгә тагын бер адым булды. Аттестация йомгаклары буенча иң югары балл алдык, безгә 800 мең сумга җиһаз сайлау тәкъдим ителде һәм әлеге программа кысаларында гинекология җиһазлары комплекты алдык.
- Бүлек эшенең нигезендә нәрсә ята?
- Ирекле, алырлык, изге теләктә булу принцибы. Һәр мөрәҗәгать итүчегә медицина, психологик социаль характердагы хезмәтләр спектры күрсәтелә. Бездә профилактик юнәлеш өстенлек итә. Без яшүсмерләргә һәм яшьләргә аларның проблемаларын аңлау, бергәләп тәртипне үзгәртү юлларын эзләү аша ярдәм күрсәтәбез.
Бүлеккә килеп яисә 5-05-72 телефоны буенча шалтыратып ярдәм алырга мөмкин. Яшүсмерләрнең барлык сорауларына да табиб­лар - уролог, гинеколог, нарколог, яшүсмерләр табибы, психолог, социаль хезмәткәр җавап бирәчәк. Бездә квалификацияле белгечләр эшли, ә бүлек белән Ләйсән Чернышева җитәкчелек итә.
- Эшчәнлекнең төп юнәлешләре нинди?
- Бу психологик-педагогик юнәлеш: яшүсмерләргә, шулай ук аларның ата-аналарына шәхсән консультация бирү; яшүсмерләрне тәрбияләү һәм укыту мәсьәләләре буенча ата-аналарга ярдәм; балигъ булмаганнар белән шәхси һәм төркем программалары буенча консультатив диагностик, коррекцион һәм кисәтү эшләре; депрессия, үз-үзенә кул салу рискы; наркоманиянең һәм психоактив матдәләр, алкоголь, наркотиклар куллану, тәмәке тартуны кисәтү; социаль хокукый ярдәм; җенси юл белән күчә торган йогышлы авырулар, сексуаль тәртип һәм репродуктив сәламәтлек - иртә җенси мөнәсәбәтләргә керү, авырга калу, иртә бала табу мәсьәләләре буенча мәгълүмати консультатив ярдәм.
Эшләү дәверендә безгә төрле сораулар белән 2000нән артык кеше мөрәҗәгать итте. Бу аеруча сизелерлек, анонимлык гарантияләнә һәм бу яшүсмерләргә килеп туган проблемаларны иртә стадиядә хәл итү, ачыктан-ачык аралашу мөмкинлеге бирә. Без, асылда ,яшүсмерләр, яшьләр өчен характерлы булган барлык актуаль юнәлешләр буенча эшлибез. Анкеталаштыру үткәрү, алынган мәгълүматларны берләштерү һәм аларны исәпкә алып тренинг уздыру кебек эшчәнлек алымнарын кулланабыз. Безгә укучылар, шул исәптән риск төркемендәге яшүсмерләр арасыннан булган волонтерлар актив ярдәм итә. Бу үзеннән үзе әлеге эшнең максатчанлыгын раслый. Сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну уяту, наркотик чаралардан, алкогольдән, тәмәке тартудан баш тарту яшьләргә дустанә мөнәсәбәттәге бүлек эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләр. Уку йортларында мәгълүмати аңлату эшләре алып барабыз, яшьләрне кызыксындыра торган сораулар буенча буклетлар, брошюралар тәкъдим итәбез.
Үзе һәм әйләнә-тирә мохит белән гармониядә яшәргә теләүчеләрне безгә чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев