Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Оптимальләштерү лозунгы астында ябу

"Республика Татарстан" газетасының корпунктына Елгачылар һәм Мебель фабрикасы микрорайоннарында яшәүчеләр мөрәҗәгать итте, алар яшәү урыны буенча поликлиниканы һәм дәваханәне ябу уңаеннан борчылу белдерәләр.

Әлеге проблема белән танышканнан соң аларның борчылулары өчен нигезнең җитәрлек дәрәҗәдә җитди булуы ачыкланды. ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов исеменә федераль медик-биологик агентлыкның Идел буе округ медицина үзәгеннән хат килде, анда хәзерге вакытта Мәскәү шәһәрендә урнашкан федераль медик-биологик агентлыкның учреждение структураларын оптимальләштерү максатында Түбән Новгород шәһәрендәге ПОМЦ филиалы булган Чистай дәваханәсен финанслауны туктату һәм ябу турындагы мәсьәлә каралуы турында хәбәр ителә, ачык­лык кертәбез, иң баштан ук елгачылар дәваханәсе һәм поликлиникасы Пермь елга пароходчылыгының тер­кәлү флоты (әлеге дәүләт учреждениеләре аның балансында торды) һәм судно ремонтлау заводы коллективына хезмәт күрсәтү өчен оештырылды һәм хезмәт күрсәтте. 2004 елда предприятие бөлгенлеккә чыккач, пароходчылык аларны финанслауны туктатты. Иң башта дәваханәне шәһәр бюджеты хисабына тоттылар, ә икенче елны федераль агентлык составында булган Түбән Новгород округ медицина үзәге балансына тапшырдылар.
Хәзерге вакытта елгачылар дәваханәсе һәм поликлиника Кама бассейнында урнашкан бердәнбер сәламәтлек саклау учреждениесе булып тора. Биредә елга порты хезмәткәрләре һәм ветераннары, "База флота-16", "Река море. Холдинг" ширкәтләре, башка елга һәм яр буендагы предприятиеләр, 12 меңгә якын кеше яши торган ике микрорайонда яшәүчеләр медицина тикшерүе узалар.
-Безнең елгачылар даими рәвештә биредә медицина комиссиясе узалар, - ди елга порты начальнигы Владимир Клыков. - Табиблар безнең эш үзенчәлекләрен, аларның сәламәтлеге торышын һәм дәвалау алымнарын яхшы беләләр. Гадәти клиникаларда шундый белгечлекләр юк һәм безгә анда тулы күләмле медицина тикшерүе һәм медицина ярдәме алуы авыр булачак.
-Бер сменада гына да, - дип сөйли дәваханәнең баш табибы Игорь Баранов, - безнең поликлиникага 230дан артыграк килү теркәлә, 20дән артык төрдәге медицина хезмәте күрсәтәбез, ЛОР һәм урология төбәк бүлекләре булып торалар. Дәваханәне ябу 200гә якын медицина хезмәткәрен эшсез калдыра, аларның күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итә. Ә халыкка медицина ярдәме күрсәтү сыйфатына нинди зыян килүен ничек аңлатырга?!
Дәвалау учреждениеләрен ябу белән биналар комплексы, аларның матди базасы да юкка чыга, елгачы кадрлар әзерләү буенча 5 нче училищены япканнан соң уку корпусы җимерелеп бетте. Җәмәгатьчелек белән килештермичә генә соңгы вакытта мик­рорайонда берләштерү лозунгы астында клуб, РФ саклык банкы филиалы ябылды, юллар начар хәлдә, аның үзәк өлешендә бетон блоклардан төзелгән ташландык каркас хуҗасызлыкның үзенчәлекле һәйкәле булып тора.
-Без микрорайоныбызны елгачылар дәваханәсеннән башка күз алдына китерә алмыйбыз, - дип язалар биредә яшәүчеләр, - ул күп буыннарның сәламәтлек сагында торды. Бездә менә дигән табиблар, шәфкать туташлары, авыруларны уңышлы дәвалау өчен менә дигән шартлар булдырылган. Без хак­лы рәвештә үзебезнең дәваханәбез белән горурланабыз һәм аны саклау өчен көрәшәчәкбез.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, шәһәр власте әлеге проблеманы хәл итүгә җаваплылык белән карады. Аның катлаулылыгы шунда ки, медицина учреждениеләрен ябу турындагы хат ел азагында килде, ә бит инде барлык планнар да төзелгән һәм аз күләмдәге бюджет акчасы да бүленгән. Республиканың сәламәтлек министрлыгы, аның җитәкчесе А. Фәррахов Түбән Новгород һәм Мәскәүдәге югары органнарга яңа елда әлеге объектларны финанслауны дәвам итү зарурлыгы турында үтенеч белән мөрәҗәгать итте һәм аларны кешеләр сәламәтлеге хакына сакларбыз дип уйлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев