Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Кирәкле минутта кешеләргә файдалы булырга

"Ак чәчәкләр" республика конкурсының "Ел медицина хезмәткәре" номинациясендә ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшеры Илья Голомышев финалист булды.

Егерме елга якын ул бәхетсезлеккә очраган кешеләргә ярдәмгә килә. Юкка гына "03" хезмәтен кешенең тормышы һәм сәламәтлеге өчен көрәшнең беренче чиге дип санамыйлардыр. Биредә югары әхлакый сыйфатларга ия булган профессионаллар эшли. Пациентның киләчәктәге дәвалануы һәм тернәкләнүе беренче медицина ярдәменең ни дәрәҗәдә тиз һәм яхшы күрсәтелүенә бәйле. Ашыгыч ярдәм бригадасы - болар медицинаның барлык өлкәләрендә дә югары белемгә ия булган, оста һәм тиз карар кабул итә алырлык белгечләр. Илья Викторовичның һөнәри практикасында бәлага таручының язмышын мизгел эчендә хәл итәргә кирәк булган очраклар да күп. Берсе бик озак хәтерендә сакланыр, мөгаен. 2010 елның җәендә Сабантуй бәйрәмендә Илья гер спорты буенча ярышта катнаша. Бөтен җирдә җанлылык, көндәшләрнең нәтиҗәләре тикшерелә, фаразлаулар алып барыла, спортчыларны җанатарлар актив яклыйлар. Ә янәшәдә генә көрәш ярышлары бара. Һәм кинәт уйламаган хәл килеп туа, бер спортчының йөрәге туктый. Килеп өлгергән коллегалары белән бергә Илья аның йөрәгенә массаж ясый, спортчының тормышын саклап калалар. Ул Түбән Камадан килгән кунак, көрәш буенча спорт мастеры булып чыга. Барысы да уңышлы тәмамлана. Күпмедер вакыттан соң ул коткаручысына шалтыратып, һөнәри осталыгы, сизгер күңелле булуы өчен рәхмәт белдерә. Теләсә кайсы хәлдә кешеләргә ярдәм итү аңа әбисе - фронтта шәфкать туташы булган Елена Васильевнадан күчкән. Ул нәкъ менә аның үрнәгендә үз тормышын медицина белән бәйләргә була. Илья һәм аның кыз туганы Любовь Чистай медицина училищесын бик яхшы билгеләренә генә тәмамлыйлар, ә аннан соң Казан медицина көллиятендә укыйлар, аны да бик яхшы билгеләренә генә тәмамлыйлар. Хәзер икесе дә ашыгыч медицина ярдәме станциясендә эшлиләр.
Күп санлы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР проф­союзлар федерациясе башкарма комитеты, муниципаль район башлыгы Дипломнары, Мактау грамоталары арасында һөнәри эшчәнлектә, җәмәгать эшендә, спортта ирешкән казанышлары өчен бирелгәннәре дә бар. Илья Голомышев шәһәрдә танылган спортчы, аның мәнфәгатьләр даирәсе - шахматтан алып спортның көч төрләренә кадәр. Мондый төрлелек нәрсә белән аңлатыла соң?
- Мин 1 нче мәктәпне тәмамладым, анда талантлы педагог Алексей Васильевич Шабаев эшләде. Мин аның улы белән дус идем һәм шахмат белән мавыга башладым. Даими рәвештә төрле турнирларда катнаштык, республиканың барлык шәһәрләрендә дә булдык диярлек. Шундый искиткеч кеше күнегүләр үткәргәндә интеллектуаль уен үзеннән үзе җәлеп итә. Шашка белән дә мавыктым, мин халыкара шашкалар буенча спорт мас­терлыгына кандидат.
Кешеләрне дәвалау өчен үзең нык сәламәт булырга кирәк. Гер спорты, штанга күтәрү буенча шәһәр чемпионы булып торам, йөгерү, кышкы йөзү белән шөгыльләнәм, Сабантуйда милли көрәш буенча өченче призер булдым. Кама физкультура һәм спорт академиясенең сәламәтләндерүнең физик культура факультетын бик яхшы билгеләренә тәмамладым.
Зур һөнәри тәҗрибәсе Илья Голомышевка автомәктәптә ашыгыч медицина ярдәме буенча лекцияләр уку, булачак автосөючеләрне юллардагы тәртипләре өчен җаваплылык тоярга өйрәтү мөмкинлеге бирә. Спорт белән мавыгуы да практик кулланыш тапкан, Боз сараенда табиб булып эшли.
- Шундый тыгыз график белән барысына да ничек өлгерәсез?
- Табигать белән аралашу ярдәм итә. Розалар, виноград үстерәм, физик хезмәт психологик халәтне киметә. Безнең һөнәр күңел яралары белән бәйле, без кеше бәхетсезлеген үзебезгә алабыз, әмма пациент безгә ышансын өчен һәрвакытта да формада булу, үзеңне тыныч һәм ышанычлы тоту зарур. Бу авыр минутта кешеләргә ярдәм итү өчен кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев