Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Кичектергесез хәлләрдә йорт хуҗалыклары ярдәм күрсәтәчәк

2011-2012 елларга Татарстан Республикасында сәламәтлекне модернизацияләү программасын тормышка ашыру кысаларында һәм ерактагы, кече торак пунктларда яшәүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү өчен йорт хуҗалыклары оештырыла. Аларның максатлары һәм бурычлары турында "Чистай үзәкләштерелгән район дәваханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табиб урынбасары Людмила Кубарева сөйли.

- Йорт хуҗалыклары медицина учреждениеләре - участок дәваханәсе, табиб амбулаториясе, фельдшер-акушерлык пунктлары булмаган торак пунктларда оештырыла. Алар кайбер кичектергесез хәлләрдә һәм кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч яный торган кинәт авырулар булганда беренче ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
- Алар кайда эшләячәк һәм нинди нигездә формалашалар?
- Безнең муниципаль районда барлыгы шундый хуҗалык алты - Березовка, Рус Сарсазы, Галактионово, Каратаевка, Морд. Багана, Змеево торак пунктларында булачак, анда яшәүчеләр саны уннан алып йөзгә кадәр. Яшәүчеләр белән килешенеп йортларның берсенә беренче ярдәм күрсәтү буенча бурыч йөкләнәчәк.
- Тәкъдим ителә торган кандидатураның медицина белеме булырга тиешме?
- Билгеле, бу бик яхшы вариант булыр иде. Әмма практикада эш башкачарак шул. Сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре йорт хуҗалары әгъзаларын имгәнүләр алганда, бәхетсезлек очракларында, агуланганда, кан агулар булганда, пешкәндә, электр тогы белән зарарланганда, суга батканда, туңганда, тын алу юлларына чит әйбер эләккәндә, озак вакытлар кысылып торганда һәм башка тормыш һәм сәламәтлеккә куркыныч тудыручы кичектергесез хәлләр булганда беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтәләр.
- Зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтүче кешеләрдә нәрсәләр булырга тиеш?
- Йорт хуҗалыгы кирәкле дарулар, инструментлар, төрле хәлләрдә беренче ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмати материал туп­ланган сумкалар белән тәэмин ителәчәкләр.
Шулай ук фельдшер-акушерлык пункты, табиб амбулаториясе, үзәк район дәваханәсе белән медицина хезмәткәрләрен яки ашыгыч медицина ярдәме бригадасын чакыру өчен телефон элемтәсе урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев