Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Дәваханә гадәти режимда эшләячәк

Агымдагы елның ноябрь азагында "Чистай үзәк дәваханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табиб вазифаларын башкаручыга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан Россия федераль медик-биологик агентлыкның Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан Идел буе округ медицина үзәгенең төбәк бюджет сәламәтлек саклау бүлеген бетерү турында хат килде. Бетерелә торганнар арасына Елгачылар поселогы микрорайонында урнашкан Чистай...

Берничә сәгать эчендә әлеге хәбәр Елгачылар һәм Мебель фабрикасы поселокларында яшәүчеләргә билгеле иде инде. Шул ук көнне әлеге микрорайоннарда яшәүчеләрдән ТР хөкүмәте порталына дәваханәне япмауны һәм аның халыкка хезмәт күрсәтүен дәвам иттерүен сорап хат керде. 3 декабрьдә микрорайонның территориаль җәмәгать үзидарәсе советы (7 нче ТҖС) инициативасы белән югарыгы органнарга, хәтта РФ Президентына коллектив мөрәҗәгать төзү өчен яшәүчеләр җыены оештырылды. Җыенда ТҖС уставы нигезендә микрорайон территориясендә яшәүче гражданнар гына катнашырга хокуклы. Әмма килүчеләр арасында Чис­тай Выселкасы җирлеге депутаты Евгений Князев һәм "Без проблем" газетасы корреспонденты Наталья Шахмаева йөзендә чакырылмаган кунаклар да бар иде. Князев әлеге микрорайонның ТҖС җитәкчелеген көтеп тә тормыйча җыелыш башланганчы ук хокукка каршы гамәлләргә чакыра башлады. Әмма яшәүчеләр үзләре аны туктаттылар һәм ТҖС җитәкчелеген һәм җыенны рәсми ачуны көтәргә чакырдылар. "Елгачылар поселогы" ТҖС җитәкчесе Равил Гайнетдинов микрорайон гражданнары җыенын ачып, аларга аның максатын һәм уртак көч белән шәһәрнең ике микрорайонындагы 12 мең кеше өчен социаль әһәмияттәге дәваханәне ябуга юл куймау юлларын табарга кирәклеген аңлатты. Дәваханәнең поликлиника бүлеге буенча баш табибы урынбасары Ирина Гагнидзе әлеге мәсьәлә буенча нинди чаралар кабул ителүен аңлатты. Муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов, "Чистай үзәк дәваханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табиб вазифаларын башкаручы В. Хәмитов, елгачылар дәваханәсенең баш табибы И. Баранов (хәзерге вакытта ул әлеге мәсьәләне хәл итү өчен Түбән Новгородка китте) әлеге проблеманы хәл итү белән шөгыльләнәләр. Евгений Князевка сүз бирелде, ул үзенең чыгышында җитәкчелектән гамәлләр кылуны таләп итәргә, ә кешеләрне федераль трассаны ябарга чакырды, шулай булганда тиз арада Мәскәүдән киләчәкләр һәм әлеге мәсьәләне хәл итәчәкләр. Әмма җыен Князевны якламады, мондый чаралар безнең өчен ярак­лы түгел дип санадылар. Берничә минуттан Чистай шәһәр Советы депутаты М. Ксенофонтов һәм "Чистай үзәк дәваханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек сак­лау учреждениесенең баш табиб вазифаларын башкаручы В. Хәмитов килеп җиттеләр һәм дәваханәнең киләчәк язмышы турындагы хәлне аңлаттылар. Ксенофонтов әлеге мәсьәлә муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗановның, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе М. Гобәевның даими контролендә дип ассызыклады һәм якын арада әлеге мәсьәлә уңай хәл ителәчәк диде. Хәмитов дәваханә эше, хезмәт күрсәтүдә торучылар турында сөйләде, шулай ук мәсьәлә уңай хәл ителәчәк дип ышандырды. Җыен микрорайонда яшәүчеләр исеменнән РФ Президентына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына, Россия ФНПсына, Россия транспорт министрлыгына һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыковка хат белән мөрәҗәгать итү турында карар кабул итте. Мөрәҗәгатькә микрорайонда яшәүче 200гә якын кеше кул куйды. Икенче көнне үк 4 декабрьдә 2013 елның беренче кварталында дәваханәне финанслау элеккеге дәрәҗәдә калуы, киләсе ел дәвамында аның язмышы турында карар кабул ителәчәге билгеле булды. Үзләре өчен аеруча әһәмиятле булган дәвалау учреждениесе язмышына актив катнашулары өчен микрорайон халкына рәхмәт белдерәсе килә. Җыен яшәүчеләрнең шәһәр микрорайоннарында үзидарә мәсьәләләрен хәл итүдә актив катнаша алуларын, шуның белән чуалыш китереп чыгарырга мөмкин булган көчләргә каршы тора алуларын һәм җәмгыятьтәге хәлне тот­рыклыландыра алуларын күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев