Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Чистайда грипп һәм ОРВИ белән авыру сәбәпле, биш мәктәп карантинга ябылды

Гыйнвар аенда шәһәрдә һәм районда кискен респиратор вируслы инфекция белән авыруның биш йөздән артыграк очрагы теркәлгән, өстәвенә, авыручыларның күбесе - 14 яшькә кадәрге балалар.

Бу хәлдә шәһәрнең кайбер мәктәпләр җитәкчелеге аларны карантинга ябарга карар итә. Узган шимбәдә 16нчы мәктәптә шундый карар кабул ителде, дүшәмбе көнне 1нче гимназияне яптылар. Чәршәмбе көнне тагын өч белем бирү учреждениесе - 1нче лицей, 2нче гимназия, кадет мәктәп-интернат (Л.Толстой урамында һәм Текә Тау поселогында) ябылды. Белгечләр бу атнада тагын берничә мәктәп ябылырга мөмкин, дип саныйлар. Нинди шартларда мәктәпләр карантинга ябылырга мөмкиннәр? Без Федераль хезмәт идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Чистай, Спасс районнарындагы кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге тармагында күзәтчелек итү буенча территориаль бүлек начальнигы Флюра Хәйруллинаның хәлгә аңлатма бирүен сорадык.
- Белем бирү учреждениеләре авыручылар саны укучыларның гомуми саныннан 20 проценттан артыграк тәшкил иткәндә карантинга ябылырга мөмкиннәр. Мәктәп директорларының авыру эпидемиологик чигеннән артып киткән очракта, безнең белән сөйләшеп, уку йортын ябарга хокуклары бар. Әлеге мәгълүмат көн саен мәгариф идарәсе органына һәм Роспотребнадзорга тапшырыла. Авыраган педагог­лар дәрескә кертелмиләр. Мәктәпләрдә 100 процентлы мас­ка режимы кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев