Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Халык мәнфәгате идарә итүче компания өчен өстенлекле булырга тиеш
Муниципаль район җәмәгать советының чираттагы утырышы узды.
-
Иске йорт яңа кебек булачак
Февраль азагында ук Чистайда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы старт алды. Шәһәребездә торакны яңартуга 90 миллион сумнан артыграк акча тоту каралган, сүз уңаенда капиталь ремонтны финанслау дүрт чыганак - ТКХны реформалаштыруга ярдәм итү буенча федераль фонд, республика һәм муниципаль бюджет акчалары, шулай ук торак милекчеләренең шәхси акчалары хисабына алып...
-
Кама аръягының кыйммәтле чоры
Билгеле булганча, 2012 ел РФ Президенты тарафыннан Россия тарихы елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан 2012 елны ТРда тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан итү турында боерык чыкты (УП-37 от 24.01.2012г.). Чистай һәм бөтен Чистай районы өчен моның аерым әһәмияте бар, чөнки әлеге территориядә төрле дәверләргә караган...
-
Дөньяда иң мөлаем хатын-кызлар
Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара мәдәни-күңел ачу комплексында узды.
-
Чистайлылар актив тавыш бирделәр
Россия Президентын сайлауларның башыннан ук Чистайдагы барлык сайлау участокларында җанлылык хөкем сөрде. Төш вакытына сайлау участокларына шәһәрдәге сайлаучыларның 30 проценттан, ә районда 40 проценттан артыгы килде.
-
Жюри һәм Тама - шачыларның күңелен яулаган чистайлылар
"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" дигән чираттагы республика конкурсы чистайлылар өчен чын мәгънәсендә йолдызлы булды, ике номинациядә җиңү алып килде. Яз бәйрәме -Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында җиңүчеләрне хөрмәтләү булачак.
-
Фәрит Мөхәммәтшин: “Чистайның киләчәге матур”
ТР Дәүләт Советы рәисе Ф. Мөхәммәтшин Чистайда эш визиты белән булды: икътисад, идарә һәм хокук институтында ул пенсионерларны компьютер грамотасы нигезләренә өйрәтү буенча "Интернет-долголетие" республика программасын тормышка ашыру белән танышты, Мәдәни-ял итү комплексында сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карады.
-
Эшмәкәрләргә ярдәм итәчәкләр
Узган җомгада Чистайда бизнес-форум булды, анда кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме формалары буенча фикер алыштылар. Форумда катнашучылар, ә алар нигездә эшмәкәрләр, Чистайның кече һәм урта предприятиеләре үз продукциясен тәкъдим иткән күргәзмәне карадылар.
-
Программа азагына якынлаша
Ветераннарга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга уңайлыклары булган торак бирү буенча федераль программа азагына якынлаша.
-
Тавыш бирү барышын Интернеттан күзәтергә мөмкин
4 мартта Россия Федерациясе Президентын сайлаулар була. Илебез тормышындагы булачак әһәмиятле вакыйга, булачак сайлауларның үзенчәлекләре турында ТР Чистай районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Вера Белова-Реутина сөйли.
-
Алар Әфганстанны үттеләр
Бүген "Оча торган торналар" һәйкәленә тере чәчәкләр һәм веноклар салу булды.
-
Үткәнгә кагылу шәхес тәрбияли
"Чистай" мәдәни фонды" коммерцияви булмаган оешма оешуга биш ел тулды. Фондның эшчәнлеге, өстенлекләре, бурычлары турында идарә рәисе Александр Оленин сөйли.
-
Яшьләр сәясәт белән кызыксына
3 нче гимназия командасы "Эрудит-шоу" интеллектуаль-белем бирү уенында җиңүче булды, Мактау грамотасы һәм "Зирәк ябалак" күчмә призы белән бүләкләнде.
-
Тормыш сыйфаты – төп бурычыбыз
Татарстанда уңай экологик хәлне саклауга аерым игътибар бирелә. Күрелә торган табигатьне саклау чаралары беренче чиратта геологик эзләнүләр һәм нефть чыгару эшләре үткәрелә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы интенсив үсә торган районнарда табигатькә антропологик йогынты ясауның характерын һәм интенсивлыгын исәпкә ала. Чистай районы территориясе дә ныклы экологик контрольдә тора. Безнең хәбәрчебез Владимир...
-
Министр педагоглар һәм укучылар белән аралашты
Безнең шәһәргә эш сәфәре белән ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов килде. Ул 3 нче гимназиядә, анда педагоглар җәмәгатьчелеге белән аралашу булды, 9 нчы мәктәптә, 9 нчы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә булды. Аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Надежда Сергеева, муниципаль район башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы...