Чистопольские известия
  • Рус Тат
  • Марихуана тартып алынды

    Дәвам итүче "Мәк-2011" оператив-кисәтү операциясе барышында Чистайның игътибарлы яшәүчесе җирле оперативникларга зур күләмдә марихуананы тартып алырга ярдәм итә.

    Яшәүчеләрнең һәм хокук саклау органнарының хезмәттәшлеге республикада тынычлык һәм иминлек сакларга ярдәм итәчәк. Әлеге формула эшли һәм бу көннәрдә ул тагын бер кат расланды: уяу шәһәрле, Татарстан наркоконтроль идарәсенең районара бүлегенә мөрәҗәгать итеп, наркотикларның зур партиясен тартып алырга һәм шуның белән хокукка каршы гамәлләрне булдырмаска ярдәм итә.
    Тукталышта автобус көткәндә ир-ат ихтыярсыз рәвештә ике яшь кешенең җанлы сөйләшүләренә шаһит була. Бер егет күтәренке кәефтә булган икенче егеткә, "миңгерәткеч үлән"не күп күләмдә әзерләве турында горурланып мактана. "Мин басуда бик күп "үлән" җыйдым, бер елга җитәрлек... Кипкәч, кил, сыйлармын". Марихуана яратучы аны ташландык бакчаларда, техникумнан ерак булмаган урында саклавын да чит-ят колаклардан яшерми. Сөйләшүнең темасы ир-атны сагайта һәм ул наркоконтрольгә мөрәҗәгать итәргә ашыга.
    Марихуана белән серле йортны табу өчен оперативникларга техникумнан шактый арага сузылган барлык ташландык бакчаларны карарга туры килә. Һәм тырышлыклары аклана. Иске дачаның икенче катында наркополицейскилар карават челтәренә кибәргә дип җәеп салынган марихуананы табалар. Яшь кеше алдамаган һәм, эксперт-криминалистик тикшерү күрсәткәнчә, якынча 7 килограмм "үлән" әзерләгән, бу дозага күчергәндә якынча 3,5 мең ярым тәшкил итә. Үз дөньясын наркотик белән чикләргә аңа гына түгел, ә тагын йөзләгән чистайлыга да җитәр иде. Учакка һәм киндераш кайнату эзләре белән табылган савыт-сабага карап, аны шунда ук, участокта, ясаганнар һәм кулланганнар. Хәзер оператитвниклар табылган наркотик чараларының хуҗасын актив эзлиләр. Ә наркоҗинаятьләр белән көрәшүгә өлеш керткән җирле яшәүчегә наркоконтроль идарәсенең Чистай районара бүлеге тарафыннан рәхмәт сүзләре җиткерелде.
    Наркотикларның законсыз әйләнеше тармагындагы җинаятьләр турында нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, 5-27-31 телефоны буенча шалтыратыгыз яки идарәнең интернет сайтына http://ufskn.tatar.ru мөрәҗәгать итегез һәм сезнең хәбәрегез буенча чаралар күреләчәк. Мәгълүматның яшерен булып калуы гарантияләнә. Шулай ук һәр сишәмбедә 14тән 17 сәгатькә кадәр РФ федераль хезмәтенең ТР буенча наркотикларны контрольдә тоту идарәсе начальнигы тарафыннан халыкны кабул итү алып барыла.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 22 мая 2018 - 09:53
      ВИДЕО: Эксперты оценили возможности строящегося пивоваренного завода в индустриальном парке Чистополя
    • 21 мая 2018 - 15:23
      ВИДЕО: Чистопольским студентам предложили узнать свой ВИЧ-статус
    • Старинный Чистополь
    • Открытие уголка боевой славы
    • Бессмертный полк - 2018. Те, кого мы помним, живут
    • Центральная площадь Чистополя
    Ночной режим