Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Алда зур эшләр тора, без аны башкарып чыгачакбыз»

Төрле ведомство һәм структура җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча Пенсия фонды идарәсенең отчет киңәшмәсендә катнаштылар. Ул «Чистай» мәдәни үзәгендә узды.

– Гражданнарны пенсия һәм со­циаль яктан вакытында һәм сыйфатлы тәэмин итү Россия Пенсия фондының төп бурычы булып кала. Биредә сүз иминият пенсияләре, дәүләт тәэмин итү буенча пенсияләр, пенсия туп­ланмалары акчаларыннан түләүләр, айлык түләүләр (ЕДВ), шулай ук пенсиягә төрле өстәмә түләүләр һәм өстәмә матди тәэмин итү, эшкә сәләтсез кешеләрне караган өчен түләүләр, шулай ук ана капиталы һәм башка түләүләр турында бара, – дип билгеләп үтте Россия пенсия фондының Чистай идарәсе начальнигы Надежда Сергеева.

Надежда Александровна үзенең чыгышында идарәнең 2019 елдагы эше һәм 2020 елга эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында җентекләп сөйләде.

Узган елда тулы күләмдә картлык буенча 619, инвалидлык буенча 125, караучысын югалту сәбәпле 146 пенсия билгеләнгән иде. Зарарлы һәм авыр хезмәттә эшләгән хезмәткәрләргә 138 пенсия билгеләнгән.

– Пенсияләрне индексацияләүнең параметрын исәпкә алып, узган елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларга иминият пенсияләре 7,05 процентка артты. Февраль аенда айлык түләүләрне индексацияләү үткәрелде, августта эшләүче пенсионерларга гариза язмыйча гына яңадан исәпләүләр үткәрелә. Үткәрелгән чаралар ярдәмендә картлык буенча уртача пенсиянең күләме 13 472 сум, барлык пенсияләрнең уртача күләме 13 292 сум тәшкил итте, – дип ассызыклады Надежда Сергеева.

Надежда Александровна керемнәре пенсионерның яшәү минимумыннан аз булган кешеләрнең пенсияләренә федераль өстәмә түләүләр турында сөйләде.Чистай районында шундый 1800 пенсионер яши. Өстәмә түләүләрнең уртача күләме 1735 сум тәшкил итә. Докладчы сүзләренә караганда, минималь хезмәт пенсиясе алучыларның саны зур һәм аларның саны кимү тенденциясе күзәтелми.

Социаль өстәмә түләүләр билге­ләүнең яңа тәртибе киләчәктә дә гамәлдә булачак. Әлеге тәртип буенча пенсионерның пенсиясе, социаль түләүләре һәм башка ярдәм чаралары кергән керемен иң элек минималь яшәү күләменә җиткерәләр, аннары индексациялиләр. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта безнең районда 25 849 пенсионер яши.

Үзенең чыгышында Надежда Алек­­­сандровна авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре пенсиясенә өстәмәләр түләү темасына да тукталды.

– Әлеге юнәлештә зур чаралар комп­­лексы үткәрелде. Авылда яшәү­челәрнең иминият пенсиясенә билгеләнгән түләү 25 процентка яисә аена 1300 сумга артты. Ел башыннан алып районның эшләмәүче 2000 пенсионеры пенсияләренә өстәма алдылар. Пенсияләрне яңадан исәпләү пенсионерларның гаризасыннан башка аларның элеккеге документларына нигезләнеп үткәрелде, – дип сөйләде докладчы.

Аерым категория гражданнарына тиеш булган ай саен бирелә торган түләүләргә (ЕДВ) килгәндә 2019 ел дәвамында 432 түләү билгеләнгән.

Агымдагы елның 1 гыйнварына ЕДВ алучылар саны 9 614 кешегә җитте.

Идарә эшенең мөһим юнәлешлә­ренең берсе булып ана капиталына сертификатлар бирү тора. 2019 елда сертификат алуга 356 кеше мөрәҗәгать иткән. Барлык гаризалар буенча уңай карар кабул ителгән.

– Дәүләт тарафыннан Пенсия фондына йөкләнгән төп бурычларны һәм функцияләрне тормышка ашыруны без быел да дәвам итәчәкбез. Россия Президенты Владимир Путин кардиналь яңалыклар җиткерде. Безнең алда зур эш тора, аны башкарып чыгарбыз дип ышанам, – дип йомгак ясады Надежда Сергеева.

Үзенең эшчәнлеге дәверендә Пенсия фонды идарәсе төрле ведомстволар, шулай ук күпфункцияле үзәк белән дә хезмәттәшлек итә.

– Без «бер тәрәзә» принцибы буенча эшлибез. Бер көн эчендә белгечләр 200дән алып 300гә кадәр кеше кабул итә алалар. Аеруча кирәкле булып элеккечә үк Росреестр һәм кадастр палатасы, Эчке эшләр министрлыгы, аерым алганда миграция мәсьәләләре кала. Пенсия фонды хезмәтләренең үсеше күзәтелә. Безгә ана капиталы буенча, пенсия билгеләү һәм китерү буенча да мөрәҗәгать итә башладылар. Чагыштыру өчен 2018 елда 2500 гариза кабул ителде, 2019 елда 6000 нән артык. Күпфункцияле үзәктә Пенсия фондының 13 төр хезмәте күрсәтелә. Быел без электрон үзара хезмәттәшлеккә күчтек, бу исә безнең эшебезне җиңеләйтте. – дип билгеләп үтте Чистайның күпфункцияле үзәге җитәкчесе Елена Князева.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Җиңү көнен билгеләп үтү алдыннан күпфункцияле үзәктә яңа хезмәт күрсәтү барлыкка килде. Һәр теләүче Үлемсез полк өчен фотография бас­тыра ала.

Шулай ук йомгаклау киңәшмәсендә катнашучылар алдында ТР буенча Россия Пенсия фонды идарә начальнигының оештыру, пенсия билгеләү, түләү буенча урынбасары Марат Абдрахманов та чыгыш ясады.

– Россия Пенсия фондының Чис­тай идарәсе – клиентларны ориент­лаштыру буенча республикада иң яхшыларының берсе. Бу – бар коллективның да бергәләшеп, аңлашып эшләү нәтиҗәсе, – диде Марат Җәүдәт улы.

Коллективның һөнәри осталыгы турында район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова да билгеләп үтте.

– 2019 елда чистайлылардан хезмәт­кәрләрнең сыйфатсыз эш турында бер генә мөрәҗәгать тә кермәде. Бу исә җитәкчеләре белән бергәләп һәр хезмәткәрнең, һәр белгечнең үз эшен грамоталы, сыйфатлы итеп башкаруы турында сөйли, – дип ассызыклады Галина Юрьевна.

Йомгаклау киңәшмәсендә идарәнең пенсионерлар берлеге һәм почтамп белән дә ныклы хезмәттәшлеге турында сөйләделәр. Очрашу азагында Пенсия фондының аерым хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев