Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Уку елы яңа кагыйдәләр белән башлана

Эпидемиологик вәзгыять яңа уку елына үз төзәтмәләрен кертте.

Хәзер белем бирү учреждениеләренең бурычы- тулы кыйммәтле укуны оештыру һәм коронавирус инфекциясенең икенче дулкынын булдырмый калу.

Мәктәпләрдә нинди иминлек чаралары күрелү турында без Роспотребнадзорның Чис тай идарәсе начальнигы Флюра Хәйруллина белән әңгәмә кордык.

– Укучылар һәм педагог лар, озын каникуллардан мәктәпләренә кайтканнан соң,укуның яңа кагыйдәләре белән очраштылар. Аларга өйрәнергә һәм аларны үтәргә кирәк. Билгеле, беренче карашка бу җиңелләрдән түгел, әмма читтән торып укуга күчәргә теләүчеләр юктыр дип беләм, чөнки мәктәптә алынган белемнәр, ни дисәң дә, сыйфатлырак, – дип саный Флюра Сәлим кызы.

Хәзерге вакытта мәктәпкә бары педагоглар һәм укучылар гына керә ала. Гадәтләнгән ата-аналар җыелышын әлегә үткәрмиләр, зурларның аралашуы онлайн режимда үткәрелә. Массакүләм чаралар да әлегә читтә кала, ачык һавада тантаналы линейка беренче, тугызынчы, унберенче сыйныфлар өчен генә үткәрелде.

Ишектән кергәндә укучыларны «иртәнге фильтр» каршы ала. Балаларның, педагогларның, анда эшләүче персоналның температурасын үлчиләр, сулыш-тын авырулары белән кертмиләр. Баш санитар табиб искәрткәнчә, аз гына авырып киткән очракта да укучылар, укытучылар өйдә калырга тиеш. Мондый очракта укуга килмәүләр өчен беркем дә сүз әйтергә тиеш түгел.

– Балалар битлек кияргә тиешме? – дип кызыксынам Роспотребнадзорның территориаль идарәсе начальнигыннан.

– Индивидуаль саклану чараларыннан ягъни битлек- перчаткалардан бары азык-төлек блогында эшләүчеләр файдалана. Медицина хезмәткәрләре бары битлекләр генә кия. Мәктәп эчендә булган укытучылар исә дәресләрдән тыш та битлектә булырга тиешләр. Эш урынында аны салырга аларның хакы юк. Укучылар исә битлек кияргәме-юкмы икәнен үзләре хәл итә. Ведомство карарында һәм тәкъдимнәрдә әлеге момент күрсәтелмәгән, – ди Флюра Хәйруллина.

Роспотребнадзорның икенче тәкъдиме булып дезинфекция режимын көчәйтү тора. Җыештырулар махсус чаралар кулланып үткәрелә, сыйныфларда кулларны эшкәртү өчен антисептиклар булырга тиеш. Һаваны зарарсызландыру өчен дә приборлар кулланыла. Бәдрәфләрдә сабын, бер тапкыр кулланыла торган сөлге яисә юыну урыннарында электрсөлгеләр, бәдрәф кәгазе булу мәҗбүри.

Уку процессы махсус эшләнгән дәресләр расписаниесе буенча оештырыла. Һәр сыйныф артында, махсус жиһазлар таләп итүче кабинетлардан башкаларда, аерым кабинет беркетелгән. Актлар, спорт залларында дәресләр бер сыйныф өчен генә үткәрелә. Мондый чара элемтәләрне азайту өчен башкарыла.

Бүгенге көндә иң нык борчучы мәсьәлә булып дистанцион укыту кала. Аңа якын арада күчү турында имеш-мимешләр нигезсез. Әмма Рос потребнадзор эпидемиологик хәл начарайган очракта дистанцион укуга күчүне дә кире какмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев