Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Онлайн» режимда: Чистай укучылары каникулдан соң читтән торып укуга күчәчәкләр

1 апрельдән мәктәп укучылары гадәти парталар артына түгел, ә өйдәге өстәлләр, планшетлар һәм ноутбуклар артына утырачаклар.

– Килеп туган эпидемиологик вәзгыять шартларына бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча, Министрлар Кабинетының санитар-эпидемияләргә каршы комиссиясе карары нигезендә, оешмаларда инфекция таралу куркынычын киметү буенча чаралар күрү максатыннан, 1 апрельдән Чистайда читтән торып укулар оештырылачак, – дип хәбәр ителә мәгариф идарәсе сайтында.

Шәһәр техникумнары, көллиятләре һәм югары уку йортлары студентлары «онлайн» режимда белем ала.

Шулай ук порталда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының ата-аналар һәм мәктәп педагоглары өчен «кайнар линия» ачуы хәбәр ителә, алар читтән торып белем алуга кагылышлы барлык сорауларга да җавап ала алачаклар. Белгечләргә сорауларны (843) 294-95-70 телефоны буенча бирергә мөмкин. Линия эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев