Людмила Кириллова: «Укучыларымның уңышлары – минем уңышларым»
Көн саен дәресләр, яңа тема аңлату, бер кочак дәфтәр һәм шау-шулы тәнәфесләр – Людмила Кириллованың бер генә эш көне дә шуннан башка үтми.
Кечкенәдән үк педагог булырга хыялланган Людмила Кириллова менә 34 ел инде башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, 1нче гимназиядә 21 ел укыта. 2018 елдан башлап ул Татарстан Республикасының атказанган укытучысы дигән горур исемне йөртә.
Күпләр өчен башлангыч сыйныф укытучысы – ул дөрес укырга, язарга һәм санарга өйрәтүче. Людмила Викторовна укыткан дәресләрнең берсендә булгач, мин моның гомуми программаның 10 проценты гына булуын аңладым. Парталардагы дәреслекләргә, дәфтәрләргә, хәтта хайваннар анатомиясен дә өйрәнергә мөмкин булган әсбапка игътибар иткәч, биредә алган белемнәрнең дөньядагы барлык һөнәрләрнең нигезе булуын аңлыйсың.
Людмила Викторовна сыйныфында 36 бала белем ала. Минем тәртип урнаштыру һәм барысына берьюлы белем бирү ни дәрәҗәдә авыр дигән сорау га укытучы һәркемгә билгеле фильмдагы сүзләр белән җавап бирде: «Өч кешене оештырырга өйрәнсәң, сан әһәмиятле түгел инде».
Педагог булырга ул балачакта ук хыялланган. Людмила Викторовна үзенең беренче укытучысы Ия Леонидовна Чесалинаны җылы искә ала.
– Үсеп җиткәч, кем булырга теләвем турында аның миннән сораганын хәтерлим. Минем җавабым аның өчен көтелмәгән булды. Мин бик тыйнак, оялчан бала идем һәм булачак укытучы образы, аның фикеренчә, миңа бөтенләй туры килми. Башта аның сүзләренә үпкәләдем, әмма соңыннан аның сүзләре минем өчен киресен, беренче чиратта, үз-үземә исбатлауга этәргеч булды. Мин Казанда яшәдем, 1нче педагогия училищесын, башлангыч сыйныфлар факультетын тәмамладым, – дип сөйли Людмила Кириллова.
– Сезнең гаиләдә укытучылар бармы?
– Каенанам гына, шулай туры килде. Аның исеме Валентина Николаевна Кириллова. Кызым – табиб-биохимик, ә улым – Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы өлкәсендә инженер-математик. Хәзер мин яшь әби, күптән түгел оныгым туды.
Әңгәмәдәшем кырыс була белмәвен, беркайчан да тавыш күтәрмәвен әйтте, әмма балалар аны тыңлый һәм хөрмәт итәләр. Хәтта тәнәфестә дә аларга күңелсез түгел. Кызлар һәм малайлар алдагы дәрескә әзерләнәләр, өстәлдә тәртип урнаштыралар, ә буш вакытларында мәктәптән соң булган шөгыльләре турында фикер алышалар.
Көн саен 5-6 дәрес, шуның белән 4 «А»ның уку көне тәмамланмый. Людмила Кириллова башлангыч сыйныф укытучысы гына түгел, гимназия базасында 20 ел элек булдырылган «Яңарыш» балалар театрының режиссер-куючысы да. 2012 елда аңа «Эксперимент» рус халык драма театрының юлдаш коллективы статусы бирелә.
Балалар, беренче сыйныфтан башлап, актерлык осталыгын үстерә башлыйлар, елына икешәр спектакль куялар. Драма да, комедия дә уйныйлар. Репертуар төрледән-төрле. Спектакльләрне инглиз драматургы, шагыйрь, яңарыш чоры актеры Уильям Шекспир, күренекле француз комедиографы Жан-Батист Мольер әсәрләре буенча куялар. Тематика гади генә түгел, әмма әдәбият буенча 8нче сыйныф программасы балаларга инде таныш була. Тамашачылар рәтендә – гимназия укучылары һәм ата-аналар.
– Без профессиональ актерлар тәрбияләү максатын куймыйбыз. Мондый дәресләр төрле яклап үсәргә ярдәм итә. Дәресләрдән соң атнага 4 сәгать хореограф белән бергә шөгыльләнәбез. Балалар бик күп бииләр. «Чистай» мәдәни үзәге һәм «Восток» мәдәни-ял итү үзәге базасында чыгыш ясыйбыз, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Людмила Викторовна сыйныфында балалар иҗади гына түгел, интеллектуаль яктан да үсә. «Финанс грамоталылыгы» факультативы малайларда һәм кызларда аеруча кызыксыну уята. Барысы да уен формасында уза, балалар төркемнәргә бүленеп эшлиләр.
– Мин аларга бу юнәлешнең никадәр җиңел бирелүенә гаҗәпләнәм. Алар инде кредит бирү, арадашчылык кебек темаларга профессиональ рәвештә сөйләшә белә. Проектлар яклыйлар һәм моны бик грамоталы эшлиләр. Бездә җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр юк. Балалар бер-берсенә сораулар бирәләр, соңыннан үзләренә үзләре бәя бирәләр. Көндәшлеккә карамастан, үзләрен дөрес тотарга, башкалардан югарырак дәрәҗәгә куймаска өйрәтәм.
– Мәктәпне тәмамлаган укучылар белән аралашасызмы?
– Күпләр белән дустанә мөнәсәбәттә торабыз.
Очрашсак – һәрвакыт сөйләшәбез, дәресләребезне, театрыбызны искә төшерәбез. Тәнәфестә урта сыйныфларга күчүчеләр белән дә күрешәбез. Вакытым булмаган чакта да, мин алар белән аралашу өчен җай табам.
Укучыларының уңышлары – әңгәмәдәшем өчен төп бүләк. Ул һәр чыгарылыш сыйныфы белән горурлануын яшерми.
Укытучы һәм хезмәттәш турында хөрмәт белән
Валентина Бондарцова, 1нче гимназия директоры:
– Людмила Викторовна балаларга ныклы, яхшы белем бирә. Үзенең һәр укучысында ул киләчәк уңышларга ныклы нигез сала, лидерлык сыйфатлары тәрбияли. Аның укучылары урта һәм өлкән сыйныфларда да яхшы укуларын дәвам итәләр, имтиханнарны югары балларга тапшыралар. Людмила Викторовна балаларны иҗади яктан үстерә, театр чыгышларына әти-әниләр генә түгел, элеккеге укучылары да килә. Ата-аналар җыелышын үткәрер алдыннан ул сыйныфта тәртип урнаштыра, балалар эшләреннән күргәзмә оештыра. Әниләргә һәм әтиләргә дә биремнәр бирә, алар башка ата-аналар алдында билгеле бер тема белән чыгыш ясыйлар. Мондый педагогны безнең коллектив югары бәяли, ярата һәм хөрмәт итә.
Ирина Козлова, укучының әнисе:
– Без беренче сыйныфка килгәч, Людмила Викторовна шунда ук балалар белән генә эшләячәген, ата-аналарны бик аз очракта гына эшкә җәлеп итәчәген белдерде. Бер генә өй эшен дә ул безгә гомуми чатка җибәрмәде. Балалар кәгазь көндәлекләр алып баралар, аны үзләре тутыралар. Өйдә без кул эшләре һәм рәсем ясамыйбыз, балалар барлык биремнәрне дә укытучы белән сыйныфта башкаралар. Шул рәвешле Людмила Викторовна үз укучыларында җаваплылык тәрбияли. Мондый якын килү аркасында, балалар бөтен нәрсәдә ориентлаша. Өйдә һәм дәресләрдә балалар совет әдәбиятын, нәкъ менә чын әхлакый кыйммәтләрнең әһәмиятен аңларга мөмкинлек бирә торган китаплар укыйлар. Без аңа моның өчен бик рәхмәтле.
Асаль Хөсәенова, Александр Пьянов, 4А сыйныфы укучылары:
– Дәресләрдә һәрвакыт кызык, бигрәк тә математикада, рус телендә һәм әйләнә-тирә мохит дәресендә. Ул безнең белән шаяртырга ярата, бик арысак, ял итәргә рөхсәт итә. Без дә аны борчымыйбыз, өй эшен һәрвакыт ясап киләбез. Людмила Викторовна ачык күңелле, әмма дәресләрдә тавышланганыбызны яратмый. Быел без дүртенче сыйныфны тәмамлыйбыз һәм бишенче сыйныфка күчәчәкбез. Укытучыбыз белән бер дә аерылышасыбыз килми, без аны бик яраттык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев