Бар гомерен мәктәпкә багышлаган
Әминә Сибгатулла кызы Гатауллинаның исеме күп чистайлыларга, бигрәк тә 17нче номерлы мәктәптә укыган яки эшләгән кешеләргә, мөгаен, таныштыр.
Озак еллар мәктәп белән әлеге көчле рухлы, нык ихтыярлы, җаваплы хатын-кыз җитәкчелек итә.
Күптән түгел Әминә Сибгатулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны юбилее белән котларга Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов килде. Ул Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, шулай ук Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын укыды.
– Сезгә нык сәламәтлек телим. Һәрвакыт янәшәгездә туганнарыгыз һәм якыннарыгыз булсын, аларның кайгыртуын, яратуларын һәм игътибарын тоеп яшәгез, – дип мөрәҗәгать итте Михаил Ксенофонтов.
Әминә Сибгатулла кызы Татар Талкышы авылында туып-үскән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан педагогика институтына укырга кергән. Татар авылыннан яшь кызның зур шәһәргә китеп, институтка рус теле һәм әдәбияты укытучысына укырга керүе, әлбәттә, гаҗәпләндерә. Бу аның кыюлыгы, тәвәккәллеге һәм максатчанлыгы турында сөйли.
Институтны тәмамлаганнан соң ул күпмедер вакыт Үзбәкстанда яши, аның олы улы Азат шунда туа. Бераздан Әминә Сибгатулла кызы туган якларына әйләнеп кайта һәм Чистайда педагогик эшчәнлеген дәвам итә. Биредә аның икенче улы Эдуард туа.
Берничә ел ул 4нче тулы булмаган урта мәктәпне җитәкли. Педагогик коллектив белән оста җитәкчелек итә белүен күреп, Әминә Гатауллинаны 17нче мәктәп директоры итеп билгелиләр. Ул эшләгән елларда әлеге белем бирү учреждениесе иң көчлеләрнең берсе була, биредә һәрвакыт тәртип хөкем сөрә. Күп кенә укучылары һәм хезмәттәшләре Әминә Сибгатулла кызы турында үз тормышын мәктәпкә һәм укучыларга багышлаган таләпчән, гадел кеше буларак сөйлиләр.
– Әминә Сибгатулла кызын мин яхшы кеше, белемле җитәкче буларак беләм. Ул эшләгән елларда 17нче номерлы мәктәптә меңнән артык бала укый иде. Ул балаларны һәм аларның әти-әниләрен исемләп белә иде. Һәр чыгарылыш сыйныф укучысын хәтерли иде, – дип сөйли 17нче номерлы мәктәптә уку эшләре мөдире булып эшләгән Галина Атурова. – Ул вакытта мәктәптә тормыш кайнап торды, төрле түгәрәкләр һәм секцияләр эшләде. Без дәрестән тыш бик күп чаралар уздырдык, балаларны экскурсияләргә йөрттек, Галактионовага уңыш җыярга бара идек. Балалар белән бергә теплоходта йөри идек. Бу эш Әминә Сибгатулла кызының ныклы контроле астында башкарылды. Ул мәктәпкә иң беренче булып килә иде. Эше күп булуына карамастан, укучыларны ишек төбендә һәрвакыт үзе каршы алды. Икенче сменада дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар тәмамланганнан соң гына, ә кайчагында алар кичке тугызда кадәр була иде, иң соңгы булып өенә кайтып китә иде. Әминә Сибгатулла кызы бөтен гомерен мәктәпкә багышлады. Лаеклы ялга чыкканнан соң да, мәктәптә әле озак вакыт белем бирү учреждениесе белән дистәләгән еллар җитәкчелек иткән директорыбыз булдырган атмосфера, тәртип хөкем сөрде.
Әминә Гатауллинаның фидакарь хезмәте турында аның укучысы һәм хезмәттәше Любовь Демченко хөрмәт белән искә төшерә.
– Әминә Сибгатулла кызы безнең сыйныфта әдәбият дәресләре алып барды һәм моны бик әйбәт башкарды. Нәкъ менә аның ярдәмендә мин рус теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен сайладым. Еш кына мәктәп директорлары фәннәрне җиренә җиткереп укытмыйлар диләр. Чөнки алар күп вакытны киңәшмәләрдә үткәрергә, документлар белән эшләргә мәҗбүрләр. – Дәресләрне сыйфатлы үткәрү өчен вакытлары, көч һәм энергияләре калмый. Әмма Әминә Сибгатулла кызы искиткеч директор һәм әдәбиятчы иде. Ул безне фикер йөртергә, уйлап укырга өйрәтте. Аның: «Китапта барысы да язылган, бернәрсә дә уйлап чыгарырга кирәкми. Китапта автор үз укучыларына җиткерергә теләгәнне генә табыгыз!» – дигән сүзләре әле дә хәтеремдә. Аның дәресләре белем биреп кенә калмыйча, тәрбияви яктан да эчтәлекле иде, – ди Любовь Григорьевна.
Педагогия институтын тәмамлап, Любовь Демченко туган мәктәбенә кайта, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, завуч булып эшли.
– Аның элеккеге коллегасы буларак, шуны әйтә алам: мондый директорларны башка күргәнем булмады. Аның хәтере бик яхшы иде! Укытамы-юкмы, ул һәр укучыны, барлык ата-аналарны, чыгарылыш сыйныф укучыларын, аларның кайда укырга керүләрен – барысын да белә иде. Ә бит ул вакытта мәктәп шыгрым тулы иде, тугызынчы сыйныфлар гына да 6 параллель иде! Бервакыт без аның белән мәктәптән шәһәр үзәгенә таба бардык. Юлыбызда очраган һәр узып баручы диярлек аның белән исәнләште, аны барысы да белә. Мин аның яхшы хәтеренә һәрвакыт соклана идем. Миңа калса, ул барлык балаларны да ярата һәм коллективны да балаларны яратырга өйрәтте. Әминә Сибгатулла кызы һәркемне кайгыртып, барысын да мәктәп файдасына эшли иде. Техник персонал авырап китсә, ул идәнне үзе юа, үз акчасына аз керемле гаиләләрдәге балаларны төшке аш белән сыйлый ала иде. Әминә Сибгатулла кызы бик кешелекле. Ул безне педагог буларак кына түгел, ә кеше буларак та аңлады, безнең кәефебезне, кичерешләребезне сизеп тора иде, – ди Любовь Григорьевна.
Әминә Сибгатулла кызының һөнәри осталыгы, аның уку-укыту процессын дөрес итеп кора белүе, аның идарәче буларак нәтиҗәле хезмәте югары бәяләнә. Фидакарь хезмәте өчен ул «СССРның мәгариф отличнигы», «Халык мәгарифе отличнигы» исемнәренә, Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек була.
Әминә Сибгатулла кызы үзенең иң күркәм сыйфатларын тормышта үз урыннарын тапкан улларына да тапшыра алган. Кызганычка каршы, өлкән улы исән түгел. Әмма кече улы Эдуард бер мизгелгә дә әнисен игътибарсыз калдырмый, аны һәрдаим кайгыртып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев