Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Театр-студия борынгы рус йолаларын да күрсәтә, җырлар да җырлый

Биредә балалар йортында тәрбияләнүчеләр, «Салават күпере» үзәге күзәтүендә торучы гаиләләрдәге балалар тамашачылар булдылар.

- Коллективта борынгы рус традицияләре белән кызыксыну аеруча артты, һәм бу театр каршында фольклор төркеме оештыруга этәргеч бирде, - дип билгеләп үтте режиссер. - Узган елның августында исә ул «Светелки» яшьләр фольклор ансамбленә әверелде.
Иң мөһиме, балаларга биредә бик ошый, алар бик теләп халык гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнәләр.
- Миңа, дөрестән дә, биредә бик кызык, болар бит минем тамырларым, шуңа күрә аеруча якын, - дип сөйли «Сказ»га беренче көннән бирле йөрүче Анастасия Покровская. - Фольклорны бик яратам. Мин әби-бабаларыбызның ничек яшәүләрен, нәрсәгә шатлануларын, бәйрәмнәрдә нинди җырлар җырлауларын күбрәк беләсем килә.
- Театр-студиядә шөгыль­ләнү сиңа тагын нәрсәләр бирә?
- Барысы өчен дә җаваплы­лык, һәрберсе өчен борчылу. Без­нең коллектив бик дус, өлкән­нәр кечкенәләргә, яңа килүче­ләргә биредәге мохитка җайла­шырга, яраклашырга ярдәм итәләр. Сехнәдә үз-үзебезне тотарга, тамашачылар алдында чыгыш ясарга өйрәнәбез.
- Сезнең иҗатка һәвәсле­легез кайдан килә?
- Минем әнием яхшы җырлый. Ул авыл мәдәният йортында оештырылган «Рябинушка» коллективында чыгыш ясый.
Ата-аналар, билгеле, баба­ларының халык иҗатына тартылуларын хуплыйлар. Менә рәхмәтле тамашачыларның берсе Татьяна Главнова.
- Безнең гаилә «Сказ»ның бер генә чыгышын да калдырмый, - дип ассызыклый Татьяна Николаевна. - Без кызыбыз Катяның рус халык җырларын яратып башкаруына, борынгы уеннарны белүенә, безнең традицияләребез белән кызыксынуына бик шатбыз. Без аның бу омтылышын хуплыйбыз. Балаларны бергә туплап, менә дигән колектив оештыруы өчен без Марина Демьяновага бик рәхмәтле.
Студиядә алты ир-егет тә шөгыльләнә. Бу мактауга лаек! Режиссерның һәм талантлы артистларның күпчелек чыгышлары көнүзәк проблемаларга кайтаваз булып яңгырый. Авыл мәктәбенең кече яшьтәге укучыларына «Буратино против наркотиков!» дигән мини-спектакль тәкъдим ителде. «Мы за все в ответе» агитация бию-музыкаль программасында экологик тема чагылыш тапты. «Дыхание земли» республика программасында катнашканнары өчен Дипломга лаек булдылар. Авылдагы бер генә бәйрәмне дә аларның театр­лаштырылган сәхнә күре­нешеннән башка күз алдына китереп булмый. Болар Масленица, Яңа ел һәм Раштуа чыршылары, Авыл көне, Алма Спасы... Алар бик күп, барысы да искитәрлек матур!
Гыйнвар аеда тагын бер бик матур традициягә нигез салынды. Яшьләр өчен күңелле, борынгы уеннар, әйлән-бәйлән, җырлар белән кышкы кич утырулар уздырыла башлады. Аның беренчесе Татьяна көненә багышланган иде, яшьләргә ул бик ошады! Шундый чараларны (дискотекаларга менә дигән көндәш!) даими уздыру турында килешенде. Билгеле, өлкәнрәк буыннар да мондый кич утырулардан баш тартмаслар.
Авыл яшьләренең активлыгы, аларның халык иҗаты белән кызыксынуы ихластан сокландыра. Үзеңнең гореф-гадәтләреңне, мәдәниятыңны белгән очракта гына башка халык традицияләренә хөрмәт белән карарга мөмкин. Бүгенге көндә коллектив «Иделкәем» дип аталган балалар-яшьләр театр коллективларының рес­публика конкурсында катнашырга әзерләнә. Озакламый аларның концертлары да булачак.
Гөлнур САДЫЙКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев