Татар мәдәнияте – саекмас чишмә
Милли мәдәнияте, теле, сәнгате, традицияләре, гореф- гадәтләре, легендалары, дине яшәгәндә халык та яши.
Еллар күз ачып йомганчы уза, гасырларны гасыр алыштыра. Авыллар һәм шәһәрләр, әйберләр, киемнәр, һөнәрләр, табигать - барысы да үзгәрә, ә халык бәйрәмнәрен йөрәгеннән, күңеленнән чыгарып, халык үзе тудыра.
Татар халык бәйрәмнәренең гасырлык тарихы бар, алар кешеләрнең табигатькә, ата- бабаларыбызның гореф-гадәтләренә, бер-берсенә хөрмәтен, рәхмәтен чагылдырып, сокландыралар.
Ноябрь аенда муниципаль районда татар милли мәдәнияте айлыгы узды. Аның кысаларында районда һәм шәһәрдә 100дән артык чара үткәрелде.
29 ноябрьдә «Восток» мәдәни-ял итү үзәгендә «Татар иле – моң чишмәсе» дип исемләнгән йомгаклау концерты булды.
– Милли мәдәниятне торгызу һәм пропагандалау мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәкләштерелгән системасы эшендә өстенлекле юнәлеш һәм үсеп килүче буын характерларын формалаштыруның тәрбияви процессында нигез булып тора. Традицион мәдәният айлыгы милли үзаңның формалашып, өскә калкып чыгуын күрсәтүче булды.
Анда татар мәдәниятенең күпкырлы булуы һәм бөтен матурлыгы күрсәтелде. Шундый чаралар ярдәмендә яшьләрдә үз мәдәниятләрен якыннанрак белү теләге туды, – дип билгеләп үтте учреждение директоры Ольга Рыжова.
18 ноябрьдә Мөслим һәм Иске Роман авыл мәдәният йортларында һәм башка учреждениеләрдә «Эх, күңелле уйныйбыз!» дип исемләнгән милли уеннар көне узды.
– Безнең балалар гаджетларга текәлеп, бик күп вакытларын сарыф итәләр. Алар физик һәм рухи ярлылыкка китерә, чынбарлыкка туры килмәгән виртуаль дөньяга алып керә. Без, мәдәният хезмәткәрләре, безнең әби-бабайларыбыз, әти- әниләребез уйнаган уеннарыбыз онытылырга тиеш түгел дип уйлыйбыз, – ди Мөслим авылы мәдәният йорты режиссеры Әнисә Камалова. Чыннан да, татар халык уеннары кызык, төрле бизәкләргә бик бай. Алар чыдамлыкка, җиңеллеккә өйрәтә, акыл, характер, ихтыяр көче тәрбияләүгә зур этәргеч бирә.
Татар халкы күптәннән кул эшләре сәнгате белән шөгыльләнә.Элекке заманнарда һәр өйдә йон эрләгәннәр, тукыганнар, чигү чиккәннәр. Борынгы сәнгать хәзергегә кадәр сакланып калган. Татар Баганалысы, Кызыл Ялан авыл мәдәният йортларында «Татар сөлгесе - милләт көзгесе, «Сөлге туе» исемле сөлге бәйрәмнәре үткәрелде. Кул эшләре осталарының күргәзмәләре, онытылган милли орнаментларны кире кайтару буенча төрле ысуллар куллану буенча мастер-класслар үткәрелде. Бер сүз белән әйткәндә, барлык әйберләр дә үзенчәлекле һәм кабатланмас иде. Чаралар борынгы татар мәдәнияте белән сугарылган иде.
– Бәйрәмдә чигелгән яулыклар һәм сөлгеләр кулланганда без татар халкының барлык борынгы традицияләрен искә алдык. Бу юнәлештә бу безнең беренче генә чарабыз түгел, – ди Мәдәният йорты методисты Линара Мөкминова. – Балалар өчен без «Халык җәүһәрләре учагы» мини-музеена экскурсия оештырдык. Музей экспонатларына нигезләнеп, без балаларга туган авылыбыз тарихы, авыл халкының нәрсә белән шөгыльләнүләре, нинди предметлар кулланулары, ялларын ничек үткәрүләре турында сөйләдек... Экскурсия вакытында балалар бик күп сораулар бирделәр, алар моннан ун еллар элек яшәргә мөмкин булмаган предметларны күреп гаҗәпләнделәр.
Уракчы авылы клубы музеенда да чара бик матур һәм тәэсирле үтте. Ул кечкенә генә булса да, Гөлсирә борынгы әйберләрне бөртекләп җыя һәм һәммәсен дә кадерләп саклый. Ул әлеге почмакны «Халкыбызның күңел җәүһәрләре» дип атый.
– Балаларга күптән кулланыштан чыккан йон эрләү җайланмасы, бишек, кисмәк, май язу җайланмасы, мичтән чуен алу җайланмасы, кисәү агачы, киле, көянтә кебек әйберләрне картинкаларда күрсәтү генә җитми, – ди авыл клубы методисты Гөлсирә Гайсина. – Үз күзләрең белән күргән, уен барышында эзләп табылган әйберләр генә таныш булып тоела башлый.
Мондый чараларның әһәмиятен аңлау өчен балаларның күзләрен күрергә кирәк.
Татар халкының үзенчәлекле авыз иҗаты авылларда бүгенгә кадәр яшәп килә. Һәр авылда бүгенге тормышыбыздагы хәлләрне шигъри юлларга салучы каләм ияләре бар. Татар Талкышы авылы Мәдәният йортында «Мөнәҗәт көйләре безнең авылда» исемле мөнәҗәтләр һәм бәетләр кичәсе булып узды. Кунакларның татар халкының әлеге төр иҗатын саклап килүчеләр башкаруында тыңлау мөмкинлеге булды. Буыннан-буынга күчеп килүче, халык арасында киң таралган бәетләр һәм мөнәҗәтләр башкарылды. Алар бүгенге көндә дә актуаль, чөнки аларда туган якка, дуслыкка мәдхия җырлана, ислам диненә, әти-әниләргә хөрмәт булырга тиешлеге турында үгет-нәсыйхәт бирелә.
Каргалы, Татар Сарсазы һәм башка авыл Мәдәният йортларында да «Татар халык ашлары» дип исемләнгән милли пироглар бәйрәме булып узды. Өстәлләрне ит, эремчек белән пироглар, бәлешләр, пәрәмәчләр, чәк-чәк, коштеле, өчпочмаклар – татар халкының гоурлыгы булган милли ризыклар бизәде.
Кичә кунаклары пироглар турында күңелле тарихны, милли кухняның төрлелеге, аны әзерләү традицияләре турында белделәр, һәм, билгеле инде, рәхәтләнеп сыйландылар.
Күңелле милли бәйрәмнәребез арасында «Татар егете -2018» конкурсы энҗе бөртегенә тиң булды. Ул мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәкләштерелгән системасы методистлары Г. Газизова һәм М. Лавренова тарафыннан әзерләнде. Әлеге искиткеч конкурс Каргалы мәдәният йортында үтте. «Татар егете» конкурсы татар яшьләре арасында талантларны барлауга, алар арасында Ватаныбызның мәдәни мирасын саклауның мөһимлеген аңлатуга һәм татар халкының тарихына сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Конкурста «Татар егете 2018» исеме өчен Каргалы, Мөслим, Яуширмә, Гаделша, Татар Баганалысы авыл җирлекләреннән килгән егетләр катнашты. Конкурста катнашучылар өчен төп шарт булып татар телен белү торды.
Егетләргә күп сынаулар аша узарга: җырларга, интеллектуаль күнекмәләрдә катнашырга, үз көчләрен, җитезлекләрен күрсәтергә туры килде. Аларның һәрберсе үз кулы белән әзерләгән милли ризык та алып килгән иде. Моның белән алар безнең халкыбызга хас булган кунакчыллык сыйфатларын күрсәттеләр. Конкурста җиңелүчеләр булмады, һәр егет билгеле бер номинациядә җиңүче булды. Ә «Татар егете -2018» титулына Татар Баганалысы авылы егете Инсаф Нуруллин лаек булды.
«Татар иле - моң чишмәсе»нең йомгаклау концертында айлыкка йомгак ясалды. Сәхнәдә шәһәр һәм районның иң яхшы коллективлары һәм солистлары чыгыш ясады. Татар милли мәдәниятен саклауга һәм үсешенә зур өлеш кертүләре, халык традицияләрен пропагандалаулары, халык йолаларын һәм бәйрәмнәрне торгызу юлларын камилләштерүләре, шулай ук айлык кысаларында үткәрелгән төрле чараларда актив булулары өчен күп кенә катнашучылар Татарстан халыклары Ассамблеясенең Чистай районындагы вәкиллегеннән (О.Добронравова), шулай ук Чистай шәһәре һәм Чистай районы мөхтәсибәтеннән (имам-мөхтәсиб М. Кыямов), Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлегеннән (җитәкче Г. Нәбиуллин) Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Әлеге чаралар янә бер кат татар халкының традицияләре, мәдәнияте, әдәбияте авыл халкындагы кебек үк шәһәрлеләрдә дә зур кызыксыну уятуын исбатлады. Бу безнең яшәешебездә, һәр бәйрәмебездә ачык чагыла һәм башка милләт халыклары тарафыннан да иң яхшылары үзләштерелә.
Ирина Игнатьева, мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәкләштерелгән системасы методисты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев