Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Музыка – үзара аңлашуга юл

Балалар сәнгать мәктәбе коллективы "Чистай - хәзерге заманның танылган композиторы Софья Гобәйдуллинаның туган ягы" дигән иҗат проектын эшләүгә ТР Президенты грантын алды.

Тема белән кызыксыну очраклы түгел, якташыбызның иҗаты бөтен дөньяда танылган, ул егерме биштән артыг­рак фильмга көй язган. Проектны тормышка ашыру турында балалар сәнгать мәктәбе директоры Фәридә Шургалина сөйли.
- Софья Гобәйдуллина үз юбилеен билгеләп үтте. Әлеге дата уңаеннан Казанда, Мәскәүдә, чит илдә фестивальләр узды. Ул тәкъдимне кабул итте һәм яшьлек шәһәре - Казанда булып китте. Бу вакыйгага кадәр үк аның иҗаты белән кызыксындык, безнең Казанда урнашкан С. Гобәйдуллина үзәге хезмәткәрләре белән җылы мөнәсәбәт урнашты.
-Аны Чистай белән нәрсә бәйли?
-Ул биредә туган. Гаилә аңа яшь ярым булганда Казанга күчеп киткән. Иҗади сәләте бик иртә ачыла, музыка мәктәбен, шуннан соң Казан консерваториясен тәмамлый. Әйтергә кирәк, аның кыз туганы Ида гаҗәеп башкару сәләтенә ия, ул менә дигән пианистка, консерваториядә укыткан. Софья Гобәйдуллина музыкасы кабул итү өчен гадәти түгел, башкару өчен катлаулы. Ул бик үзгә композитор. Аның диплом эше рецензенты Дмитрий Шестакович булган, бәя биргәндә ул автор үзенең "дөрес булмаган" юлы белән бара, аны дәвам итәргә кирәк дип билгеләп үтә. Аның әсәрләре киң аудитория өчен ябык була. Танылмаган автор Германиягә китә һәм анда иҗат белән шөгыльләнүен дәвам итә. Бүгенге көндә аның музыкасы дөньякүләм, шулай ук Россия йолдызлары башкаруында яңгырый. Безнең проект - чистайлылар якташларыбыз белән горурлана алсыннар өчен, (ә алар арасында С. Гобәйдуллина да бар), талантлы композиторлар белән таныштыру мөмкинлеге.
Чистайлының иҗаты безне биләп тора һәм иң элек - бу фильмнарга, мәсәлән, барысына да билгеле "Маугли" мультфильмына музыка. Авторның берничә балалар пьесасы бар, аларны безнең мәктәптә шөгыльләнүче ике бала үзләштерә һәм киләчәктә әлеге проект кысаларындагы чараларда башкарачаклар. Без аның иҗаты буенча зур күләмдә видеомәгълүматлар алдык. Болар - музыкаль әсәрләр язмалары, видеофильм, массакүләм мәгълүмат чараларына биргән интервью. С. Гобәйдуллина һәм татар композиторлары Р. Яхин, С. Сәйдәшев, Н. Җиһанов һәм башкаларның әсәрләреннән төзелгән концерт уздырдык. Башкаручыларның чыгышы документаль материаллар кулланып видеороликлар белән бергә барды. Скрипкачы һәм пианистлар конкурсларын, иҗади викториналар, лекцияләр, концертлар циклын оештыру планлаштырыла. Казаннан килгән кунакларыбыз - "Новая музыка" кыллы ансамбле, С. Гобәйдуллина үзәгенең кыллы квартеты, консерватория доценты, әлеге уку йортының халык уен кораллары оркестры җитәкчесе Гүзәл Мөхәммәтдинованың чыгышлары менә дигән бүләк булачак.
-Иҗат итү елы кысаларында нәрсә үткәрергә планлаштырасыз?
-"Чистай - хәзерге заманның танылган композиторы Софья Гобәйдуллинаның туган ягы" дигән проект бу елның состав өлеше. Шушы көннәрдә диярлек бездә рәссам Павел Самойлов күргәзмәсе ачылачак. Аның эшләре тирән, үтемле, күңелне иҗат итәргә дәртләндерәләр. Бездә пейзажлар, графика тәкъдим ителгән. Карандаш белән ясалган рәсемнәр коллекциясе Николо Паганинига багышланган һәм автор тарафыннан аның иҗатыннан алган тәэсирләрдән ясалган. Рәссам белән хезмәттәшлек итү музыка һәм рәсем сәнгате нигезендә катнаш дәресләр циклын үткәрергә ярдәм итәчәк. Безнең календарьда - мөһим даталарга концертлар, иҗат кичәләре, фестивальләр, конкурслар.
Сәнгатьнең, бигрәк тә музыка сәнгатенең, эмоциональ, рухи йогынты ясау, үз ватаныңа мәхәббәт уяту потенциалы зур. Чайковский, Мусоргский, Рахманинов, Римский-Корсаков үз әсәрләренә халык музыкасы элементларын керткәннәр, шуңа күрә теләсә кайсы кешенең күңеленә, нинди милләттән булуына карамас­тан, бик якын. Толерантлык, минемчә, классик музыкага якынаюдан башлана, ул күңел гармониясен тудыра, халыкның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен тоярга һәм кабул итәргә ярдәм итә. Һәм шушы уңдырышлы туфракта баланың шәхесен формалаштыру буенча киләчәктә эш алып барырга булыша. Без педагогик эшчәнлектә төбәктә яшәүче милләтләр вәкилләренә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү буенча чараларның киң спектрыннан файдаланабыз. Әлеге юнәлеш уку планында, дәрестән тыш эшчәнлектә, ата-аналар белән аралашуда күзәтелә, чөнки гаилә бу мәсьәләдә - төп нигез.
Узган ел Фәридә Шургалина өчен мөһим булды, аңа "ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән исем бирелде. Педагогик стажы 35 ел, яртысы диярлек Чистай балалар сәнгать мәктәбендә эшләү еллары. Аның җитәкчелегендә төп бинага корылма төзелә. Эшкә сәләтле педагогик коллективны формалаштыру алып барыла, яңа бүлекләр ачыла, мәктәпнең статусы үзгәрә. Мастер-класс­лар үткәрү, абруйлы конкурсларда һәм фестиваль­ләрдә укытучы­ларның һәм укучыларның катнашуы һәм уңышлары гадәткә керде.
Балалар сән­гать мәктәбе 65 еллык юбилейга әзерләнә. Әлеге вакыйгага саллы нәтиҗәләр белән килә. Ул Татарстаннан читтә дә дан казанган "Кама мозаи­ка"сы республика конкурс-фести­вален үткәрү үзәгенә әверелә. Анда республи­каның дәрәҗәле уку йортлары катнаша. "Декабрь кичәләре", "Джаз ритмнары", "Музыка көне" концертлары бик популяр. Иҗат коллективлары республика, Россия, халыкара конкурсларында яуланган позицияләрдә нык торалар. Германиядәге музыкантлар белән иҗади бәйләнешләр барлыкка килә. Сәнгать мәктәбен тәмамлаучыларның профильле югары уку йортларына керү проценты югары. Фәридә Шургалинаның укучысы, бүгенге көндә Казан музыка училищесы студенткасы Лилия Каюмова скрипкачылар ансамбле сос­тавында концертлар белән Франциядә уңышлы чыгыш ясады. Соңгы елларда коллективны өлкән буынның традицияләрен лаеклы дәвам итүче яшь, талантлы педагоглар тулыландырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев