Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ирина Вдовина: «Без 30 ел биибез!»

Коллективның яше үзе турында үзе сөйли.

Алга таба даими хәрәкәт итү, педагоглар һәм укучыларның хезмәт сөючәнлеге – болар барысы да өч дистә ел югары дәрәҗәне һәм тамашачыларның мәхәббәтен саклап калырга ярдәм итә.

«Балачак ритмнары» тарихы 1990 елда башлана. Беренче тупланма зур булмый, барлыгы 6 кеше. Берничә ай эшләгәннән соң беренче чыгышлар башлана. Старт бирелә! Җиңү китергән беренче бию номеры «Переменка» дип атала. Бу хакта коллективны үзенең балалары дип атаучы сәнгать җитәкчесе Ирина Вдовина җылы искә ала. Аның белән бергә профессиональ хореог рафлар командасы да эшли, алар үз укучыларында талантлар ачалар.

– Безнең коллектив зур, тату. Башта балалар әзерлек төркемендә шөгыльләнәләр, без 3 яшьтән сабыйларны кабул итәбез. Алар белән безнең чыгарылыш укучыбыз, яшь педагог Регина Воронина эшли. Аннан малайлар һәм кызлар Балалар сәнгать мәктәбе укучылары булалар, 8-9 ел «Хореография» белгечлеге буенча белем алалар. Аны тәмамлагач сертификатлар алалар. Төп программа буенча белем алганнан соң, теләгәннәр профессиональ сыйныфларга күчәләр, – дип сөйли Ирина Юрьевна.

Хәзерге вакытта халык-хореография коллективында 300 бала шөгыльләнә. Репертуарларының төп нигезен классик, халык, тарихи-көнкүреш биюләре тәшкил итә. Шулай ук балалар актив рәвештә гимнастика белән шөгыльләнә, музыка грамотасына һәм сәхнә практикасына өйрәнәләр.

Дәресләр һәм репетицияләр уза торган зал «Восток» мәдәни-ял итү үзәгендә урнашкан. Массакүләм репетицияләр өчен урын җитмәгән вакытлар да була, әмма сыешырга туры килә. Кече төркемнәр өчен педагоглар бина арендалый.

– Безнең өчен сәнгать мәктәбе төзиләр, киләсе уку елын без шунда башларбыз дип өметләнәбез. Яңа бинада дәресләр өчен өч зал вәгъдә итәләр, – дип билгеләп үтә сәнгать җитәкчесе.

Төп программадан тыш, балалар өчен Мәскәү, Казан һәм башка шәһәрләрдән килгән педагоглар белән мастер-класс лар оештырыла. Быел җәен коллективның сәламәтләндерү лагерендә иҗади смена планлаштырылган, Екатеринбургтан педагог килергә тиеш булган, әмма пандемия аркасында барысыннан да баш тартырга туры килгән. Шуңа да карамас тан, балалар һәм укытучылар кулдан килгәннең барысын да эшләргә ниятли.

– Әти-әниләр зур ярдәм күрсәтә. Костюмнар, мастер-класслар, сәфәрләр – барысы да алар хисабына. «Йолдызлык» фестивалендә шәһәр данын яклаганда, костюмнарны безгә хакимият хисабына тегәләр. Мөгаен, тотрыклылык формуласы – ярдәм барлыгын белеп эшләү, эшебезнең уңышына карата уртак кызыксыну барлыгын тою.

Коллективның уңышлары турында тыңлаганда, педа гог ларның һәм кечкенә биюче ләрнең зур эшләргә сәләтле булуларын аңлыйсың. Һәр биюнең үз тарихы бар. Аны тудырганчы, уйларга, күмәк эшләргә, моннан тыш, бер генә сүз дә әйтмичә, тамашачыга сюжетның асылын җиткерергә кирәк.

Коллектив халыкара, бөтен россия, төбәк, республика конкурсларында актив катнаша. Бу сезонда да уңышлары бар.

– Хәтта карантинда да без иҗади эшчәнлегебезне туктатмадык, онлайн режимда шөгыльләндек. Бер атна эчендә сәхнәдә төбәк конкурсы өчен видеосюжет төшердек. Призлы урыннар алдык. Күптән түгел «Йолдызлык» фестиваленә бардык. Анда кече һәм урта төркемнәр катнашты. Супер финалга 8-10 яшьлек балалар узды. Алда безне гала-концерт көтә.

– Кечкенә балалар белән эшләү куркытмыймы? – дип кызыксынам Ирина Вдовинадан.

– Миңа алар белән эшләү бик ошый. Өч яшьлек сабыйлар белән безнең дәресләр уен формасында уза. Еллар буена эшләнгән программа бар. Биюләр күңелләренә хуш килмәгән балалар да бар, әмма күбесе кала. Һәрхәлдә, китүчеләр аз. Беренче сыйныфка, гадәттә, әзерлек төрке меннән соң киләләр. Балалар үзләрен тәртипле тота, педагогны тыңлый беләләр.

– Төркемнәрдә малайлар бармы?

– Бар, әмма күп түгел. Без клас сик хореография нигезлә ренә өйрәтәбез, ә алар урам биюләрен биергә яраталар. Малайлар безгә Казаннан педагог килеп, брейк-данс буенча мас тер-класслар күрсәткәч бик канәгать калдылар.

Коллективның 30 ел эшләү дәверендә йөзләгән малай һәм кыз профессиональ биюләргә өйрәнгән. Кем өчендер биредә шөгыльләнү булачак һөнәрен билгели, кемдер үзенә дуслар таба. Бию студиясен тәмамлаучылар үсүләрен дәвам итәләр, үз коллективларын булдыралар. Һәр укучы олы тормышка үзе белән «Балачак ритмнары»ның бер өлешен ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев