Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Халык исеме бирелгән, ТР хөкүмәте грантлары алынган

Муниципаль район тормышының барлык өлкәләрендә дә Иҗат итү елы әһәмиятле һәм якты вакыйгалар белән билгеләп үтелде. Бүген без аның мәдәният учреждениеләренең структур бүлекчәләре өчен нинди булуы турында сөйлибез. Әңгәмәдәшебез мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәкләштерелгән системасы директоры Ольга Рыжова.

Тәмамланып килүче иҗат итү елы күп ачышлар, уңышлар, киләчәктә халык өчен кирәкле проектларны үстерүгә грантлар алу елы булды. Алар арасында иң әһәмиятлеләре Бахта авыл клубының "Карендәшләр" керәшен халык фольклоры ансамбленә һәм Чистай Выселкасы авыл Мәдәният йортының "Кудесница" декоратив-гамәли иҗат студиясенә халык исемнәре бирү булды.
"Карендәшләр" фольклор ансамбле чирек гасырдан артык эшли. Аны оештыру халыкның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү, саклау, көнкүреш мәдәниятен үстерү һәм пропагандалау өчен кирәк булды. Коллектив фольклор материал җыю буенча муниципаль районның кайбер торак пунктларында яшәүче халык белән бәйләүче звено, кайбер авылларда булдырылган үзешчән берләшмәләр өчен иҗат лабораториясе булды. Репертуарына борынгы халык җырлары, йолалары, автор әсәрләре кергән "Карендәшләр" ансамбле халык бәйрәмнәре оештыру һәм уздыру буенча мәдәният учреждениеләре белән актив хезмәттәшлек итә. Респуб­лика конкурсларында һәм фестивальләрендә катнаша.
Ансамбль коллективы беткән авыллардагы якташлары белән ныклы элемтә тота. "Монда безнең тирән тамырларыбыз" очрашулары турыдан-туры аларның катнашы белән үткәрелә. Күп еллар дәвамында онытыла башлаган йолаларны һәм традицияләрне торгызу, халык бәйрәмнәре оештыру буенча эш алып барыла, республиканың, РФның керәшен мәдәнияте вәкилләре белән иҗат элемтәләре булдырылган, Интернетта үз сәхифәләре оештырылган. Иҗат итү елы һәр катнашучыга үзенең осталыгын киңрәк ачу, ансамбльнең дәрәҗәсен яңа югарылыкка күтәрү мөмкинлеге бирде.
Бисер белән иконалар һәм картиналар чигү, агачка уеп эшләү, бәйләү һәм йомшак уенчыклар ясау юнәлешләре буенча эшләүче "Кудесница" декоратив-гамәли иҗат студиясенә ун ел тулды. "Кудесница" традицион фольклор бәйрәмнәрендә һәм гомумшәһәр чараларында, күчмә күргәзмәләрдә даими кунак. Иҗат итү елында безнең тарафтан ТР Хөкүмәте грантына 10 проект әзерләнде, шуларның икесе җиңүчеләр арасына керде. Аларның берсе - "Изюминки русской провинции" халык календарьлары бәйрәмнәре циклы. Алар турис­тик программаларын тормышка ашыру кысаларына керә һәм башка төбәкләрдә яшәүчеләр өчен кызыксыну уяталар.
Бездә туристик төркемнәр өчен авыл бәйрәмнәре оештыру буенча тәҗрибә тупланды. Болар халык күңел ачулары, традицион сыйлаулар, җирле такмаклар һәм гармунга кушылып җырлау. Мәдәният учреждениеләре бел­гечләре "Халык күңеле - мәңгелек изгелек", "Алма спасы", "Дини бәйрәмнәр" һ.б. проектлары авторлары булдылар.
Икенче проект Гаяз Исхакыйның тууына 135 ел тулуга багышланган чараны тормышка ашырырга ярдәм итте. Бу "Зөләйха" спектаклен кую. Быел без "Татарстанның энҗе бөртекләре" республика проектында катнаштык, Кубасс, Гаделша, Бахта иҗат коллективларының фольклор әсәрләре белән диск яздырылды. 2011 елда откан грант проектлары тормышка ашырылды.
Республика, Россия халыкара конкурсларда һәм фестивальләрдә балалар һәм яшьләр иҗат коллективлары катнашты, без анда җиңүчеләр һәм призерлар, дипломатлар һәм лауреатлар арасына кердек. Бу бары тик коллективларның һәм мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәкләштерелгән системасы белгечләре казанышларының бер өлеше генә. Безнең хезмәткәрләрнең эш шартлары да яхшырды. Кайбер мәдәният учреждениеләрендә ремонт үткәрелде, бу, берсүзсез, халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртыр, талантлы яшьләрне иҗат коллективларына җәлеп итәр, мәнфәгатьләр буенча түгәрәкләрдә, клубларда шөгыльләнүчеләр саны артыр.
Иҗат итү елы ахырына якынлаша, әмма мәдәни-ял итү эшчәнлеге дәвам итәчәк һәм үсәчәк.
Рәсемдә: Чистай Выселкасы мәдәният йортының «Рябинушка» фольклор ансамбле чыгыш ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев