Чистай делегациясе "Алабуга дәүләт тарихи-архитектур һәм сәнгать музее тыюлыгында" туристларга экскурсия хезмәте күрсәтүнең торышы белән танышу, тәҗрибә уртаклашу максатында булды. Әлеге сәфәр муниципаль район башлыгы инициативасы белән оештырылды.
"Чистай-2020" муниципаль программасын кабул итү һәм шәһәребездә туризм индустриясен үстерүне караучы юнәлешләрнең берсе булу уңаеннан коллегалар белән шундый очрашу аеруча файдалы булды. Сәфәрдә катнашучылардан музей тыюлык коллективы белән аралашудан алган тәэсирләре белән уртаклашуларын сорадык.
Светлана Колесникова, муниципаль район башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы:
- Делегация составына мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, тарихи-мәдәни мирас мәсьәләләре һәм туристик маршрутларны үстерү белән шөгыльләнүче белгечләр, музей берләшмәләре хезмәткәрләре һәм муниципаль районда туристик программаны үстерү концепциясен эшләүдә, ә киләчәктә аны тормышка ашыруда катнашучылар керде.
Әгәр эшне оештырудан алган тәэсирләр турында сөйләсәк, ул иң югары бәяләүгә лаек. Һәр музейны дизайнер бизәве җентекле уйланылган. Белгечләр буларак безне фәнни-тикшеренү эшенең куелышы кызыксындырды, ул чыннан да иң югары дәрәҗәдә куелган. Һәм тагын бер якка - яшәүчеләрнең үз шәһәрләренә мөнәсәбәтенә, узган гасырдагы колоритны саклауга омтылуларына аерым басым ясыйсы килә. Билгеле, вакыт үз үзгәрешләрен кертә, борынгы биналар ремонт һәм торгызуны таләп итә, әмма бу узган гасырларның рухы, борынгы һәйкәлләрнең тарихи йөзе сакланырлык итеп эшләнә. Күзгә ташланып тора торган рекламалар да юк, урамнар каралган, бөтен җирдә чисталык, тәртип, моны туристлар аеруча югары бәялиләр. Безгә шәһәребезне туризм өчен тагын да матуррак итү максатында күршеләребездән күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк.
Чистай белән Алабуганың уртак яклары күп, без Россиянең кече шәһәрләр союзына керәбез, ә алар дәүләтнең тарихи җирлекләр исемлегендә нибары кырыклап. Әмма бездә тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләре күбрәк. Хәзерге вакытта муниципаль районда туризмны үстерү буенча эшче төркем яңа музейлар булдыру, тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен торгызу һәм реставрацияләү буенча проект эшләүне алып бара. Әгәр бу концепцияне яклый алсак, мөгаен, туризмны үстерү буенча проект федераль бюджеттан финансланыр. Шул уңайдан барлык чистайлыларга өяз шәһәренең тарихи өлешенең аерым статусын саклап калу өчен көч куярга чакырып мөрәҗәгать итәм.
Ирина Мясникова, өяз шәһәре музееның өлкән фәнни хезмәткәре:
- Мин музейдагы күргәзмә киңлегенең төзелешенә аеруча сокландым. Бу эшкә белгечләрнең киң даирәсе җәлеп ителә. Болар - экспозицияләр ясаучылар, рәссам-бизәүчеләр, реставраторлар. Шәһәрнең тарихи өлеше тормышыбыз атрибутларыннан - заманча төзелеш материаллары кулланудан, реклама щитларыннан азат. Хезмәт һәм ял шартлары да сокландырды. Коллегаларыбыз югары нәтиҗә биреп эшлиләр, әмма көчләрен торгызу өчен бөтен шартлар да бар. Болар-заманча җиһазлар белән тренажер залы, кирәкле көнкүреш техникасы белән ял итү бүлмәсе, керткән өлешләре өчен бүләкләүнең стимуллаштырылган системасы. Үрнәк итеп алырлык, өйрәнерлек нәрсәләр бар, шуңа үзеңнекен дә тәкъдим итәргә мөмкин.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев