Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Чистайда керәшен мәдәнияте айлыгы ачык һавада дәртле концерт белән тәмамланды (фоторепортаж)

Бәйрәмдә Татарстанның берничә районыннан килгән керәшен ансамбльләре катнашты

Май аенда Чистай районында үткәрелгән керәшен мәдәнияте айлыгы ачык һавада якты, күңелле һәм дәртле концерт белән тәмамланды. Бәйрәм Скарятин бакчасының төп сәхнәсендә узды. Әмма чарада катнашучылар сәхнә белән генә чикләнмәделәр. Әйлән-бәйлән һәм милли биюләр сәхнә янында бөтен мәйданчыкны колачлады. Анда артистлар да, тамашачылар да катнашты.
- Бүген без Чистай районында керәшен мәдәнияте айлыгын тантаналы рәвештә тәмамлыйбыз. Бу ай дәвамында шәһәрдә һәм район авылларында да төрле чаралар үткәрелде, алар барышында без чистайлыларга, бигрәк тә үсеп килүче буынга, керәшеннәрнең гореф-гадәтләре, мәдәнияте турында сөйләдек. Гомумән, безнең районда керәшеннәрнең иҗат коллективлары актив эшли, алар халкыбызның мәдәниятен һәм телен саклап калуга зур өлеш кертәләр, - дип билгеләп үтте үз чыгышында ТР керәшеннәр иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе рәисе урынбасары Алексей Ефимов.
Алексей Тихонович активистларга Яков Емельянов исемендәге керәшеннәрнең мәдәни үзәге рәисе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Чарада катнашкан халык коллективлары да район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатларын алды. Аларны мәдәният бүлеге җитәкчесе Татьяна Салеева тапшырды.
Үзенең чыгышында ул Чистай иҗади коллективларына районның мәдәни тормышында актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Татьяна Ивановна Татарстанның башка шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән кунакларны да сәламләде. Чистай районының «Багалмам» һәм «Карендәш» коллективлары белән бергә бу көнне сәхнәдә Түбән Камадан «Сурәкә» халык ансамбле, Алексеевск районыннан «Бәрәнҗәр» фольклор ансамбле, шулай ук Яңа Чишмә районының Ленино авылыннан «Сурәкә» коллективы чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев