Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бәйрәмнәрдән торган эш!

Мәдәният хезмәткәре булу – кешеләргә уңай тәэсирләр бүләк итү, тирә-юньдәгеләрне гаҗәпләндерү һәм сөендерү өчен һәрвакыт гадәти булмаган нәрсә дә булса уйлап табу дигән сүз.

«Тормышымның шигаре – кешеләргә шатлык бүләк итү»

Марина Лавреновага карагач, аның катнашыннан башка узмый торган күңелле бәйрәмнәр, концертлар, кызыклы конкурслар һәм башка мәдәни-массакүләм чаралар искә төшә. Мәдәнияттә ул 2011 елдан бирле. Башта Александровка авыл мәдәният йортында методист булып эшләгән, ә 2014 елдан башлап тәҗрибәне авыл филиалларында эшләүчеләргә тапшыра.

– Дөресен генә әйткәндә, мин үз хыялымны тормышка ашырам. Балалар бакчасында актив бала идем, җырларга яраттым һәм хәзер дә яратам. Педагогия училищесын тәмамладым, күп еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем, хәтта физик культура буенча инструктор да булдым. Шуңа сөенәм, бөтен җирдә дә яхшы коллектив һәм грамоталы җитәкчеләр белән эшләдем. Минем өчен бу һәрвакыт көчле ярдәм булып тора, – дип уртак­лаша Марина Михайловна.

Хезмәттәшләре язма герое­бызның табигый сөйкемлеккә ия булуын һәм кешеләрне үзенә тартып торуын яшермиләр. Үзенең нык холкы ярдәмендә, авыл мәдәният йортында эшләгән чорда бию түгәрәге, декоратив-гамәли иҗат студиясе оештырган. Аның күңелендә матурлык тудыручы да яши. Ул һәрвакыт сәхнәне һәм бәйрәм залын зәвык белән ничек бизәргә һәм декорацияләрне дә чама белән ничек кулланырга кирәклеге буенча киңәшләр бирә. Мәсәлән, Александровка авыл мәдәният йортында Марина Лавренова фойены сәнгатьчә бизәүне камилләштерә – яңа мәгълүмат һәм фото стендларын урнаштыра, балалар өчен уен бүлмәсе булдыра.

Оештыру-методик бүлектә эшләп, иҗаттан тыш, кәгазь эшен дә башкара, безнең заманда аннан башка булмый. Хатлар, отчетлар, методик кулланмалар булдыру – болар барысы да көндәлек эшенең аерылгысыз өлеше. Шуңа күрә иҗади омтылышны кайчагында туктатырга һәм күпмедер вакытка аңа сәхнә артында калырга туры килә.

Марина Михайловна авыл клубларының мәгълүмати-белем бирү эшчәнлеге буенча эшен камилләштерү өчен күрсәтмә чаралар белән семинарлар да үткәрә. Шундыйларның берсе Чистай Выселкасы авыл мәдәният йортында «Авыл клуб учрежде­ниесендә телдән журнал оештыру һәм үткәрү методикасы» дигән исем астында узды.

Хәзерге вакытта Марина авылларга фильмнар белән баруны оештыра, чөнки районда «Татаркино» эшчәнлеге яңадан торгызыла.

Шәһәрдә массакүләм чаралар үткәрү географиясе шактый киң. Марина хезмәттәшләре белән бергә республикадан читтә рус һәм татар утарларын тәкъдим итә.

– Быел без Түбән Новгородка бардык. Ул көнне чараларда мин биш сәгать буе кулдан микрофон төшермәдем. Шуннан соң өйгә тавышсыз, әмма бурычымны үтәүдән канәнатьлек хисе белән кайттым. Дүрт Сабантуйны рәттән үткәргән вакытлар да булды, ә тәнәфесләрдә тагын бишенчесен үткәрергә кирәк булачагын беләсең. Сер итеп әйтәм, тамашачыны тоту һәрвакытта да җиңел түгел, әмма хезмәттәшләрем ярдәме белән моңа ирешергә мөмкин була, – ди әңгәмәдәшем.

«Гаиләгә вакыт каламы?» – дигән соравыма Марина Михайловна туганнарын бик яратуын һәм тыгыз графикка карамастан, алар белән бергә үткәрергә вакыт табуын әйтте. Ире белән ике кыз үстерәләр, аларның берсе шулай ук тормышын мәдәният белән бәйләгән – Александровка мәдәният йортында режиссер булып эшли.

– Эштән соң, һичшиксез, авыл клубына керәбез. Бу йөрәгемә якын урын.

Нәтиҗәле хезмәте өчен ул Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, ә хәзерге вакытта район башлыгы премиясенә дәгъва итә.

«Үзең дә янарга- башкаларны да дәртләндерергә»

Галина Хәлимова иҗади эшчәнлек белән 2001 елда шөгыльләнә башлый, район Мәдәният йортында эшли. 2009 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр мәгълүмат- аналитик бүлектә методист вазифасын башкара. Галина Николаевнага талант гаиләсендәге ир-атлардан күчкән. Туган авылы Черемухово бистәсендә әтисе һәм ир туганнары матур җырлаулары белән дан тоталар, аларга табигать җырлау сәләтен мулдан биргән.

– Минем иң якты хатирә­ләремнең берсе булып әти белән бергәләп утны сүндереп пат­риотик җырлар җырлавыбыз саклана. Мәктәпкә кергәч исә музыка укытучысы сәләтемне күреп минем белән шөгыльләнә башлады. Мин бик актив идем. Әгәр дә Авыл клубында берәр чара үткәрергә кирәк булса, ул җаваплылыкны үз өстемә алдым. Укучылар комитетында да башлап йөрдем, аның рәисе идем, – дип сөйли Галина Николаевна.

Әңгәмәдәшем үзе беренче үткәргән «Уйна,гармун!» дип исемләнгән чараны беркайчан да онытмавы турында горурланып сөйли.

– Мин икеләндем, башкарып чыга алмам дип курыктым, ни дисәң дә, шәһәрнең төп сәхнәсендә чыгыш ясарга кирәк иде. Миңа аеруча Екатерина Исаева ярдәм итте. Ул минем кулыма сценарий бирде һәм «Син булдырасың!» дип ышаныч күрсәтте, – ди әңгәмәдәшем.

Башка иҗади шәхесләр кебек үк Галина Николаевна да үзенә тәнкыйть белән карый. Әмма җитәкчелек тә, аның янәшәсендәгеләр дә аның эшеннән канәгать.

Галина Николаевна исә эштә тәртип һәм аны төгәл башкаруын билгеләп үтә. Аның яхшы куелган тавышы яңгыраган чараларга (ул алып баручы һәм җырчы буларак чыгыш ясаганда) нигездә ир-атлар бәйрәмнәре 23 февраль, Полиция көне керә. Галина сүзләренә караганда, әлеге бәйрәмнәр аның корыч характеры белән охшаш.

Кайбер район чараларын үткәргәндә яшьләр белән идарә итү юлларын күрсә­тергә тырыша. Ул һәр авылда үз талантлары булуын тели. Әмма үгет-нәсыйхәттән, киңәшләрдән башка булмый. Аның вакытының күп өлешен «Чис­тай муниципаль районында хокук бозуларны кисәтү» программасын тормышка ашыру кысаларында авыл мәдәният йортларының эшчәнлеген координацияләү алып тора.

Галина Хәлимова үзешчән сәнгать түгәрәкләренең эшен оештыра һәм контрольдә тота.

Аның ярдәме белән Чистай Выселкасы Мәдәният йортында «Кудесница» студиясе, Нарат Елгада «Балчыктан уенчык­лар», Йолдыз авыл Мәдәният йортында «Золушка» кебек яңа коллективлар һәм балаларның, өлкән һәвәскәрләрнең театр берләшмәләре, экологик, инклюзив почмаклар һәм туган якны өйрәнү бүлмәләре, яшьләр оешмалары һәм башкалар барлыкка килде.

Эшендә дә безнең героинябыз йомшарырга юл куймый. Төрле чаралардан, семинарлардан һәм кәгазь эшләреннән башка ул ТР Хөкүмәте грантына проектлар эшләүдә актив катнаша. Моны раслаучы булып авыл экологик оешмалары марафоны – «Экология» номинациясендә откан «Җир- атларда» проекты тора.

Галина Хәлимова тормыш иптәше белән ике кыз тәр­бияләп үстерделәр, хәзер инде өч оныкларын тәрбияләүдә ярдәм итәләр.

Ул бар эшкә дә өлгерә. Хәзер буш вакытта бакчада эшли. Элегрәк өйдә торырга бик яратмаган, хәтта ял көннәрендә дә эшкә барырга атлыгып торган. Аны хәзер дә сәхнә үзенә тарта, халык белән эшләү теләге белән янып йөри.

Күпьеллык фидакарь хез­мәте өчен Галина Хәлимова күп кенә Рәхмәт хатларына һәм Дипломнарга лаек була. Аның бүләкләре арасында «ТР мәдәниятендә казанышлары өчен» медале дә бар.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, быел ике героиня­бызның да юбилей елы. Марина Лавренова гыйнвар аенда үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, Галина Хәлимовага исә май аенда 50 тулачак. Күңелләре белән алар икесе дә үзләрен 15 яшьлекләр дип кенә хис итәләр әле. Шул ук вакытта икесе дә Казан дәүләт мәдәният институтының 5 курс студентлары. Быел икесе дә югары белем турында диплом алачак.

Аларны тагын бер бәйрәм – 25 мартта Мәдәният хезмәт­кәрләре көне белән котлау көтә. Әлеге бәйрәм алдыннан без аларга һәм хезмәттәшләренә замана белән бергә атлауларын, сәламәтлек, иҗади уңышлар, илһам һәм бәхет телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев