Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Аның өчен мәктәп – тормыш мәгънәсе һәм шатлык китерүче хезмәт

Аның һәр эш көне мәктәп бусагасыннан башлана.

Яраткан эшендә аны укытучылар һәм балалар көтә. Көн дәвамында ул, һичшиксез, кемне дә булса мактый, кемнедер шелтәләп ала, ә кемгәдер файдалы киңәш бирә. Бик күп еллар шулай дәвам итә. Сүз гаҗәеп, максатчан кеше, 3нче номерлы гимназия директоры Марина Әбҗанова турында бара.

Марина Николаевна көн­нән-көн төрле идарә итү мәсьәләләренә башы белән чума, аларның күбесе тиз арада хәл итүне таләп итә. Мондый хәлләр безнең героиняны куркытмый, киресенчә, үз-үзеңне камилләштерергә, алга барырга теләк тудыра.

Менә дигән оештыру сәләте, кешеләр психологиясен яхшы белү аңа педагогик коллективны уртак эшкә җәлеп итәргә ярдәм итә. Ул укыту-тәрбия процессына яңалык кертүдән курыкмый. Шул ук вакытта мәктәпнең иң яхшы традицияләрен сакларга тырыша.

Марина Николаевна үз тормышын педагогикага ба­гышлар дип күз алдына да китермәгән. Тугызынчы сыйныфта укучы кызның эчке аңын аларның мәктәбенә эшкә килгән яшь тарих укытучысы тамырдан үзгәртә.

– Тугызынчы сыйныфка кадәр минем иң яратмаган фәннәремнең берсе тарих иде. Яшь укытучы минем күзаллавымны үзгәртте, фән белән мавыктырды. Мин аның нәкъ менә теманы ничек аңлатуын кызыксынып күзәттем. Аңа карап, мәктәпне тәмамлагач, мин педагоглар әзерли торган югары уку йортына укырга кердем, – дип уртаклаша әңгәмәдәшебез.

1996 елда Марина Әбҗанова тарих укытучысы буларак 16нчы мәктәп бусагасын атлап керә. Озак еллар дәвамында аңа белем биргән укытучылар аның хезмәттәшләренә әверелә.

– Миңа, яшь кызга, мәк­тәпкә эшкә килгәч, 7нче сыйныфны бирделәр. Беренче педагогик эзләнүләр, беренче проблемалар – мондый хисләрне башка берни дә бирә алмый. Укытучының эше психологик яктан нәтиҗәле булудан гыйбарәт. Син балаларга үз күңелеңне, хис-кичерешләреңне, белемеңне бирәсең, ә алар барысын да игелек белән кайтаралар. Төрле балалар, ата-аналар белән эшләргә туры килде. Юлымда килеп чыккан авырлыклар әле дә тормышымда кирәк булган тәҗрибәне туп­лау мөмкинлеге бирде, – ди Марина Николаевна. – Укытучы булып эшләгән беренче еллар – үзгә еллар. Син өлкән остазларыңнан мөмкин кадәр белем туплыйсың. Мин үз укытучыларыма бө­тенләй башкача карадым, аларның шәхси сыйфатларын ачтым.

Ул вакытта мәктәп директоры булган Александра Михайловна Опаринаның образы минем өчен элек тә, хәзер дә камил. Мин 16нчы мәктәпкә рәхмәтле. Анда алган тәҗрибә бәһасез. Ул һөнәри карьерамның нигезе.

Педагогик эшчәнлек елларында Марина Әбҗанова грамоталы, оста җитәкчегә кадәр күтәрелә. 2010 елда, 12нче мәктәп белән берләшкәнче, аны өченче гимназия директоры итеп билгелиләр, анда 300 кеше белем ала. Анда директор нәкъ бер ел эшли. Шуннан соң ике мәктәп берләштерелә. Бүгенге көндә Марина Николаевна районда укучылар саны буенча иң зур мәктәп белән җитәкчелек итә, тарих та укыта.

– Составы һәм холкы буенча бө­тенләй төрле ике коллектив берләш­те. Үз эшенең осталары белән җитәкчелек итү җаваплы. Шәхес буларак кына түгел, ә үз эшенең остасы буларак хөрмәткә лаек кеше булырга кирәк. Педагоглардан яхшы нәтиҗәләр көтү өчен, үзеңә ниндидер казанышларга ирешергә кирәк, – дип билгеләп үтә героиня.

Талантлы кеше бар нәрсәдә сәләтле! Бу сүзләрнең өченче гимназия директорына турыдан-туры мөнәсәбәте бар. Марина Николаевна «Иң яхшы мәктәп директор-2019» грантын алу өчен республика конкурсында үзен күрсәтте. Аның белән бергә Әгерҗе, Арча, Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Лаеш, Лениногорск, Нурлат, Мөслим, Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы мәктәпләреннән 36 директор катнашты. Конкурста катнашу өчен бер-ике ел идарә итү тәҗрибәсе булган һәм үз гомуми белем бирү учреждениесен озак вакыт җитәкләүче директорлар заявка биргән.

– Бу җитәкче буларак беренче җитди һөнәри бәйге булды. Беренчедән, ул – үз-үзеңне бәяләү, алга таба үсеш өстендә уйлану мөмкинлеге. Икенчедән, конкурс берничә ел эчендә булган вакыйгаларны анализларга һәм, шул рәвешчә, киләчәккә максатлар билгеләргә мәҗбүр итә, – ди Марина Әбҗанова. – Һәр мәктәп, тере организм кебек, башкалардан аерылып тора. Конкурста без үзебезнең эш ысуллары, эзләнүләр һәм нәтиҗәләр белән уртаклаштык. Анда катнашу – гаять зур тәҗрибә, хезмәттәшләр белән аралашу. Яңа танышлар да барлыкка килде, без алар белән аралашабыз, эштә килеп чыккан хәлләр белән уртаклашабыз.

Читтән торып үткәрелгән этапта грант алырга теләүчеләр «Замана мәктәбе: һәр көн мөһим» темасына эссе форматында конкурс сынавы уздылар, «Идарә итеп, үзгәртәм» темасына идарә тәҗрибәсен тәкъдим итүне әзерләделәр.

Икенче тур кысаларында директорлар мастер-классларда шәхси идарә итү технологияләрен, үз һөнәри үсеш перспективаларын, белем бирү оешмасы нәтиҗәләрен планлаштыруда һәм анализлауда  күрсәттеләр.

14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашында «түгәрәк өстәл» үткәрелә. Нәкъ менә шунда йомгак ясала. Марина Николаевна җиңүчеләр бишлегенә керә. Чистай районы мәктәпләре җитәкчеләре әлеге дәрәҗәле конкурсның призерлары арасында да бар. Алар – Каргалы гимназиясе директоры Гөлия Дәүләтшина һәм 1нче лицей директоры Гөлнур Габитова.

– Өчебезнең дә беренче унлыкка керүе сөендерә. Оештыручылар, катнашучылар безнең бер район­ны күрсәтүебезне белгәч, бик гаҗәпләнделәр, – ди Марина Николаевна горурланып. – Янәшәмдә һәрвакыт минем коллективым, мәгариф идарәсеннән остазлар тора, алар кураторлык итәләр, укыталар, булышалар. Бу – безнең уртак җиңүебез.

Мәктәптә эшләү аның өчен тормыш мәгънәсе һәм шатлык китерүче хезмәт дип һич арттырусыз әйтергә мөмкин. Укытучыларның лаеклы составы, уртак идеяләр, эш принциплары – Марина Әбҗәнова аеруча кадерләгән нәрсәләр. Иң мөһиме, эшкә теләп йөрергә кирәк, ди ул. Һөнәр кызыксыну тудырганда барысы да килеп чыга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев